Татарстанда шикәр чөгендере, бәрәңге һәм көнбагыш уңышын җыю дәвам итә

19.09.2020

Татарстанда 5,315 млн тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача уңыш 35,3 ц тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,4 ц/га артык. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, кырдан 45 мең га кукурузны орлыкка, 25 мең га рапс, 75 мең га кукурузны силоска, 2,4 мең га бәрәңге, 1,4 мең га яшелчә алырга кирәк булачак.

Төбәктә шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә. Татарстанда 15 мең гектар мәйданнан шикәр чөгендере, ягъни уңышның өчтән бер өлешен җыеп алганнар. 620 мең тонна тамыразык җыелган, гектардан уртача уңыш 413,4 ц тәшкил итә. Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш районнары чөгендер уңышын алу буенча алда бара.

Заводлар тәүлеккә 13,8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә, аларга барлыгы 386 мең тонна татлы тамыразык кайтарылган. 40 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 мең тоннага артык.

Шулай ук республикада 1,8 мең гектардан (ягъни 45%) 50 мең тонна бәрәңге җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш 288 ц тәшкил итә.

Республикада 118 мең гектардан көнбагыш җыеп алырга кирәк. Бер гектардан уртача уңыш 17 ц тәшкил итә.

545 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән 420 мең гектар көзге бодай, 119 мең гектар көзге арыш, диде Марат Җәббаров.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.