Татарстанда күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү бара

19.09.2020

Татарстанда хокуклары теркәлмәгән күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү эшләренең барышы турында бүген  ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, барлыгы 850 меңнән артык “проблемалы” объектлар ачыкланган. Бүгенге көнгә 600 мең күчемсез милек тикшерелгән, бу гомуми санның 68%ын тәшкил итә.

11 муниципаль районда “проблемалы” объектларны ачыклау 100%ка төгәлләнгән. Күп районнарда бу эшләр төрле стадиядә бара.

Фәнил Әһлиуллин Казан шәһәрендә инвентаризацияләү эшләренең барышына аерым тукталды. “Проблемалы” объектларны тикшерү 47% тәшкил итә. Җир кишәрлекләре өлешендә ачыкланган 65 мең “проблемалы” кишәрлекнең 27 меңе тикшерелгән.

Фәнил Әһлиуллин үзенең чыгышында Әлки районын уңай тәҗрибә сыйфатында мисалга китерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы материаллары файдаланылды