ТР Дәүләт Советының профиль комитетлары Татарстан Премьер-министры вазифасына Алексей Песошин кандидатурасын хуплады

18.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында бюджет, салымнар һәм финанс, икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, законлылык һәм хокук тәртибе, социаль сәясәт комитетларының уртак утырышы узды.

Анда депутатлар Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Премьер-министры вазифасына тәкъдим иттеләр.

Премьер-министр вазифасына Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. “Алексей Песошин үзен яхшы оештыручы, максатчан җитәкче итеп күрсәтте. Югары профессионализмы белән иң катлаулы бурычларны хәл итәр дип ышанам”, - диде ул.

“Татарстан Президенты тарафыннан миңа зур ышаныч күрсәтелде, - дип ассызыклады Алексей Песошин. Барлык сорауларга җавап бирергә мин әзер”.

Депутатлар сораулар бирделәр һәм кече һәм урта бизнеска ярдәмне көчәйтү, милли проектларны тормышка ашыру буенча үзләренең теләкләрен белдерделәр.

Бүген шулай ук уртак утырышта Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тугыз кеше билгеләнде. Аерым алганда, Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына, Ләйлә Фазлыева, Роман Шәйхетдинов, Альберт Кәримов, Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына хупланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Дәүләт Советы материаллары буенча.