Рөстәм Миңнеханов: “Биектау районы үзенең географик- уңайлы урнашуыннан файдаланырга тиеш”

21.02.2013

Биектау районының Казанга якын урнашуы районның сәнәгате өчен дә, авыл хуҗалыгы өчен дә өстенлек булып тора һәм моннан файдаланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район Советының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.

Биектау районының 2012 елдагы социаль – икътисади үсеш нәтиҗәләре турында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә,2012 елда район тормышында мөһим вакыйгалар булган,шактый зур уңышларга ирешелгән.

Биетау районының үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов районның потенциалы зур булуын билгеләп үтте.” Район бик яхшы урында урнашкан,Казаннан производствоны читкә чыгарырга кирәк ,шул исәптән Биектау Районына да,-диде ул.
Шуңа бәйле рәвештә Р.Миңнеханов ТР икътисад министрлыгына Биектау райнының үсеш проектын эшләргә кушты.

Сессия тәмамланганда Р. Миңнеханов Биектау районы җитәкчелегенә һәм депутатларына рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.”Биктауның географиясе яхшы, һәм сез аннан файдаланырга тиеш”,-дип белдерде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте.Михаил Миронов