Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның төп үсеш юнәлешләре якындагы киләчәктә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламада күрсәтеләчәк

18.09.2020

«Без һәр кешенең үз-үзен күрсәтә алуына һәм потенциалын ачуга, тормыш өчен уңайлы тирәлек тудыруга йөз тотабыз. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә безнең эшебезнең төп күрсәткече – кешеләрнең гомер озынлыгы арта бара, ул 75 яшьтән артык», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында чыгыш ясап. 

Тантана Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында (Казан) узды.  

«Татарстанлыларның сайлауларын кабул итеп, республикабыз өчен һәр кеше алдындагы, киләчәк буыннар алдындагы җаваплылыкны тулысынча аңлыйм. Мин Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга –  төрле яклы ярдәме өчен, шулай ук федераль Хөкүмәткә – республика инициативаларына игътибарлары өчен рәхмәтлемен. Монда чыгыш ясаганнарның һәм миңа котлауларын юллаганнарның барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, киләчәккә караш 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә чагылдырылган. «Без алган йөкләмәләребезне ышаныч белән үтибез. Илкүләм проектлар һәм республика программалары уңышлы үтәлә. Бүген Татарстан – илнең алга киткән төбәкләреннән берсе. Республиканың алдынгы урыннары – анда яшәүчеләрнең эш нәтиҗәсе. Татарстан командасын башкалардан заман таләпләренә тиз җавап таба алуы, заманча технологияләрне куллана белүе, даими рәвештә белемгә омтылуы һәм алган белемнәрен нәтиҗәле куллана белүе, хакимиятнең барлык тармакларының һәм дәрәҗәләренең дә туплануы, иҗтимагый инициативаларга таянуы аерып тора. Казанышларыбыз һәм ышанычлы гамәләребез нигезендә куәтле икътисадый база, гасырлар буена килгән бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирас, милләтара һәм диниара татулык ята», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы чорында республиканың Ватаныбызның куәтен ныгытуга керткән өлеше тагын да ачык күренде. Без үзебезнең вакыйгаларга бай тарихыбызга сак мөнәсәбәттә, геройларыбыз истәлеген һәм үткәннәребез казанышларын саклыйбыз, көчле Россия төзү курсын эзлекле рәвештә хуплыйбыз. Безнең таяныч – икътисад. Без аны диверсификацияләүгә, заманча технологияләрне гамәлгә кертүгә, инвестицияләр җәлеп итү климатына зур игътибар бирәбез. Соңгы 10 елда Татарстанның җыелма төбәк продукты күләме дүрттән бергә арткан. Җыелган потенциал һәм тәҗрибә безгә коронавирус пандемиясе чорындагы сынауларны җитәрлек дәрәҗәдә тыныч узарга мөмкинлек бирә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Бүген республикабыз яшәү урыны өчен уңайлы уырннарның берсе санала. Бездә чиста, пөхтә, матур шәһәрләр һәм авыллар, бай тарих, искиткеч гүзәл табигать, бөтен дөньяга мәгълүм мәдәни мирас объектлары бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, Татарстанның төп үсеш юнәлешләре якындагы киләчәктә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламада күрсәтеләчәк. «Алда безнең – зур, җентекле уртак эшебез. Республикабызның киләчәк 5 елдагы үсеше, анда яшәр өчен уңайлы булу безгә бәйле. Барыгызга да бу юлда уңышлар телим! Барыгызга да оптимизм, бәхет һәм иминлек телим!», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.