Татарстан парламентарийлары ТРның Дәүләт гимны текстын раслады
21.02.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында катнашучы депутатлар “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Әлеге закон проекты Татарстанның дәүләт гимны тексты турындагы нигезнамәләрне гамәлдәге Законга кертү белән бәйле. Бу закон проекты белән ТР Дәүләт гимнының музыкаль редакциясе һәм тексты расланды.
Вакыйганың мөһимлеген исәпкә алып, парламентка әлеге закон проекты тарихта беренче тапкыр ТР Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелә. Бу нисбәттән вице-спикер, Татарстанның дәүләт гимнының иң яхшы текстын ачыклау буенча комиссия рәисе Римма Ратникова хисап тотты. Татарстанның дәүләт гимны текстын ачыклау буенча конкурс 2011 елның декабрь аенда игълан ителде. Махсус комиссия 1 ел дәвамында эшләде. Конкурска 200дән артык эш килде, аның 180нән артыгы бәйгедә катнашты. Римма Ратникова бәйгедә катнашучыларның гимн текстын ачыклау кебек күркәм идеяне хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. “Чыннан да, бу гомумхалык бәйгесе булды”, - диде ул, анда төрле өлкәгә караган затларның актив катнашуын хәбәр итеп.
“Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектындагы 18 статьяның яңа редакциясе нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт гимны музыкаль-шигъри әсәр булып тора. Яңа редакциядәге 24 статья гимнның башкарылу тәртибен күрсәтә. Аның нигезендә дәүләт гимны оркестр, хор, оркестр һәм хор, башка вокаль һәм инструменталь башкаруда яңгырый ала. Гимн тексты закон проектының дүртенче кушымтасында бирелә. “Дәүләт гимны закон белән расланган музыкаль редакциядә һәм сүзләр белән башкарылырга тиеш”, - диде Римма Ратникова.
Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы проект (ул – Рамазан Байтимеровның узган гасырның 70 нче еларында язылган “Туган ягым” патриотик шигыре) дип табылган текст шагыйрь Гәрәй Рәхим тарафыннан эшкәртелгән. Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Кушилкова бу процесста атасының шигъри архивлары белән катнашкан, бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән. Нәтиҗәдә яңа текстта Р.Байтимеровның идеологиясе, шигырь үлчәме, әйләнмәләре һәм борылмалары сакланган.
“Комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән гимн тексты Президиум әгъзалары тарафыннан игътибарга алынды. Әмма аларның гимн текстына карата тәкъдимнәре дә булды. Шуннан соң текст тагын бер тапкыр эшкәртелде. Аның татар телендәге өлешен яхшырта торган редакцион характердагы төзәтмәләр кертелде”, - диде Р.Ратникова. Ул күрсәткән ярдәмнәре өчен ТР Дәүләт Советы депутатлары Роберт Миңнуллинга һәм Разил Вәлиевка рәхмәтен белдерде. Җырчы Зилә Сөнгатуллина һәм Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, галим Фоат Галимуллин, КФУ филологлары, экспертлар һ.б. комиссия составында актив эшләгән. Вице-спикер ТР Дәүләт гимны текстнын ачыклау эшенең бик җаваплы һәм авыр, фикер алышуларның катлаулы булуын билгеләп үтте.
“Тагын бер шуны искәртеп китәсе килә: татар телендәге текст авторы булып Рамазан Байтимеров санала. Текстны эшләүчеләр, бер фикергә килеп, аның авторы Рамазан Байтимеров булырга тиеш диде. Закон проектының кушымтасына камилләштерелгән текст проектын кертергә, сүзләрнең авторы итеп Рамазан Байтимеровны, рус теленә тәрҗемә авторы итеп Филипп Пираевны күрсәтергә тәкъдим ителә. Бу сүзләр дәүләт гимны тексты статусын алсын өчен, “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертергә кирәк”, - дип аңлатып үтте комиссия рәисе.
Дәүләт гимны текстының 8 юлы – татар телендә, сигезе – рус телендә. Закон буенча аларны бары тик бергә тулаем итеп башкару таләп ителә. Чөнки ул бербөтен шигъри текст булып тора. “Тантаналы, патриотик һәм республика халыкларын берләштерүче, эчкерсез хисләрне күрсәтүче гимн булачак бу”, - дип белдерде Р.Ратникова.
Бүген фикер алышу вакытында депутат Роберт Миңнуллин докладчыдан гимнны башкару алымнарына ачыклык кертүен сорады. Р.Ратникова сүзләренчә, беренчедән, моңа кагылышлы төшенчәләр “РФнең дәүләт символлары турында” Федераль законыннан алынган, икенчедән, төрле версияләр булырга мөмкин. “Без аны бөтенләй үк рәсмиләштереп бетерергә тиеш түгел. Халык теләге белән башкарылса, монда беринди чикләүләр булырга тиеш түгел”, - диде Римма Ратникова.
Депутат В.Липужина әлеге закон проектының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралуын, фикер алышуның ачык һәм зур күләмдә алып барылуын билгеләп үтте.
Депутат Марат Хәйруллин да, үз фикерен белдереп, “гимнны сүзләр белән башкару көнен көтеп ала алдык”, дип белдерде. “Гимнның туксанынчы елларда расланган музыкасы кешеләрдә уңай хисләр уяткан иде. Бу гимн тексты да халыкта хуплау тапсын иде. Әгәр гимн сүзләрсез булса, ул тулы канлы була алмый. Р.Яхин музыкасына язылган гимнны тыңлаганда да нидер җитми кебек иде. Гимн ул зур күләмдә идеологик көч алып килә. Моны аңлар өчен, безгә ике дистә ел кирәк булды. РФнең Дәүләт гимны белән беррәттән башкарырлык бик лаеклы гимн килеп чыкты”, - диде ул.
Әлеге закон проекты буенча фикер алышуларда КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов, катнашып, ТР Дәүләт гимны текстын эшләүчеләрнең тарихка кереп калырга тиешлеген ассызыклады.
Депутат, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты Разил Вәлиев, бүген бөтенебез өчен дә тарихи көн булуын, ТРның Дәүләт гимнының татар һәм рус телләрендә сүзләр белән яңгырый башлавын белдерде. “Моның белән республикада ике дәүләт теленә бертигез мөнәсәбәт булуына ишарә ясалган. Аның Халыкара туган тел көне кабул ителүе символик мәгънәгә ия. Киләчәктә без – депутатлар Конституциябезне, законнарыбызны һәм дәүләт символларын халыкка аңлату һәм җиткерү эшенә зуррак игътибар бирергә тиешбез. Ә бу эшне быел уздырылачак парламент дәресләрен дәүләт символларын аңлатудан башласак, минемчә, бик тә урынлы булыр иде”, - дип, үз фикерен җиткерде депутат.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бәйгедә һәм гимн текстын эшләүдә катнашкан барлык затларга рәхмәтен белдереп: “Гимнны тәмамланган рәвештә, ике дәүләт телендәге сүзләр белән эшләү бурычы куелган иде. Мин комиссия бу бурычны үти алды дип саныйм”, - диде, монда үз республикасын сөйгән күп белгечләрнең хезмәте керүен әйтеп. “Рус текстында да, татар текстында да - безнең тирән тарихыбыз, республиканың киләчәккә омтылышы чагыла”, - диде спикер. Ул гимн сүзләренең халык тарафыннан кабул ителүенә һәм Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкны берләштерә алуына ышанычын белдерде. Спикер ТР Президентының гимның текстын күпләп бастырып таратырга тәкъдим итүен хәбәр итте. “Гимн бөтен татарстанлыларның йөрәгенә һәм күңеленә үтеп керсен”, - диде Ф.Мөхәммәтшин, шулай ук гимнны яздырып тарату зарурлыгын да белдереп. Чөнки гимнны нәкъ закон таләп иткәнчә башкару сорала.
Депутат Роберт Миңнуллин: “Без халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш”. – дип, депутатларның, татар телен өйрәнеп килеп, гимнны татар һәм рус телләрендә башкарсыннар дигән теләген белдерде. Спикер аның белән килеште.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы