ТР ҮСК рәисе Андрей Кондратьев Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты таныклыгын тапшырды

17.09.2020

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рөстәм Миңнехановны сайланган Татарстан Республикасы Президенты итеп теркәде. Тиешле карар бүген ТР ҮСКнең 123 нче утырыышнда кабул ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты таныклыгын Рөстәм Миңнехановка ТР ҮСК рәисе Андрей Кондратьев тапшырды.  

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайланган Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайлаучылар тавышының 83,27% ын җыйды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республикада узган сайлауларны – булган дип, сайлаулар нәтиҗәләрен дөрес дип таныды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.