Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы онлайн трансляциядә барачак

17.09.2020

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы җомга көнне, 2020 елның 18 сентябрендә, интернет челтәрендә һәм «ТНВ» телеканалында онлайн трансляциядә барачак.

Тантана Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак (Казан).

Чара 10.00 сәгатьтә башланачак. 

Рәсми Татарстанның төп сайтында онлайн трансляциясенең сылтамасы урнаштырылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.