Рөстәм Миңнеханов Салих Япиев скверын һәм бюстын ачуда катнашты

17.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.З. Япиев скверын һәм бюстын ачу тантанасында катнашты.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, ТАССРның эчке эшләр министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Салих Җәләлетдин улы Япиевның бронзадан ясалган бюсты Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасының эчке ишегалдында урнаштырылган. 

Чарада Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин, Салих Япиевның кызы Земфира Зарипова һәм улы Равиль Япиев һәм башкалар катнашты.

«Бүген без татар халкының бөек улы, хокук саклау органнары өчен күп эшләр башкарган Салих Япиевка бюст ачабыз. Ул күренекле кеше, бөтенсоюз масштабындагы шәхес тә булган», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Салих Япиев мирасы аның балалары хәтерендә калачак. Ул шулай ук Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохоринга традицияләрне саклаган һәм ЭЭМ системасы ветераннарының истәлеген һәм тәҗрибәсен хөрмәт иткән өчен рәхмәт белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.