Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

21.02.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” (Ernst & Young) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

“Эрнст энд Янг”компаниясенең Россия буенча җитәкче партнеры Александр Ивлев агымдагы эшләрнең торышы, компаниянең Татарстан Республикасы базарында ирешелгән уңышлары турында сөйләде.

Ике яктан да катнашучылар Татарстан Республикасы белән “Эрнст энд Янг” компаниясенең киләчәктәге хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.