Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТиС–Энерго» ҖЧҖ һәм «ФК Сотрудничество» ҖЧҖ компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда республика халкын сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм тиз йөрешле интернет белән тәэмин итү линиясе буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
«ТиС–Энерго» ҖЧҖ һәм «ФК Сотрудничество» ҖЧҖ компанияләре вәкилләре Татарстанда өстәмә кәрәзле элемтә башняларын төзү һәм урнаштыру белән кызыксынуларын белдерделәр.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында билгеләп үткәнчә, республика хакимиятенең гражданнарының сыйфатлы элемтә һәм интернет белән тәэмин итү итыяҗы бар. Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына якындагы елларга багланышлар программасын төзергә йөкләте.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин видеоэлемтәдә катнашты. Айрат Хәйруллин хәбәр итүенчә, сүз республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан кебек эре шәһәрләре турында бара.