Нур-Солтан шәһәре Хакиме һәм Алмата өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлады

16.09.2020

Нур-Солтан шәһәре Хакиме һәм Алмата өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлады.

Нур-Солтан шәһәре Хакиме Алтай Күлгинов телеграммада: «…Тавыш бирү йомгаклары Сезнең югары абруегыз һәм халыкның киң ярдәме булуны раслый… Сезнең ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлешегезне билгеләп үтәсем килә, ышанам, хезмәттәшлегебез конструктив партнерлык һәм үзара аңлашу рухында үсәчәк һәм ныгыячак».

Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов шулай ук телеграмма җибәргән: «Алмата өлкәсе кешеләре исеменнән Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануыгыз белән котлыйм. Ышанам, Сезнең зирәк җитәкчелегегездә Татарстан барлык юнәлешләр буенча да зур уңышларга ирешәчәк. Сезгә – нык сәламәтлек, Татарстан һәм бөтен Россия иминлеге хакына билгеләнгән планнарыгызны гамәлгә ашыруда уңышлар, ә тугандаш Татарстан халкына тынычлык, иминлек һәм бәрәкәт телим».