Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлады.
Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллаган.
«Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануыгыз белән чын күңелдән котлыйм, – текстта диелә. – Күп еллар буена республика кешеләре төбәк алдында торган мөһим бурычларны хәл итүне Сезгә ышанып тапшырдылар. Сайлауларда җиңү – Татарстандагы абруегызның зур булуын раслый. Ышанам, профессионализм, тәҗрибә, тирән белемнәрегез Сезгә төбәкнең икътисадый һәм социаль өлкәне киләчәктә дә ныгытырга, Татарстан һәм бөтен Россия иминлеге хакына яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим».