«Чанги Аэропортс Интернешнл» инвестиция компаниясе генераль директоры: «Казан» халыкара аэропорты зур потенциалга ия

20.02.2013

Бүген Татарстан Президенты РөстәмМиңнеханов һәм “Чанги Аэропортс Интернешнл” генераль директоры ЛимЛианг-Сонг Казан халыкара аэропортының үсеш перспективалары хакында фикералыштылар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР транспорт һәм юлхуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, “Чанги Аэропортс Интернешнл” компаниясе җитәкчелеге белән 2012 елның ноябрендә очрашу нәтиҗәләре буенча оештырылган эшче төркем “Казан” халыкара аэропорты үсеш перспективаларын бәяәләү белән шөгыльләнә, дип искәртте.

“Казан” халыкара аэропорты 2013 елгыҗәйге Универсиада кунакларын һәм катнашучыларны каршы алачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннантыш, пассажирлар агымын үстерү өстендә эшләр гәниятлибез.

“Чанги Аэропортс Интернешнл” инвестиция компаниясе генераль директоры Лим Лианг-Сонг “Казан” халыкара аэропорты үсеше перспективасын югары бәяләде. Аэропорт зур потенциалга ия, компаниянең үсеш динамикасына игътибарны юнәлтү кирәк. Лим Лианг-Сонг сүзләренә караганда, бүген республика һәм ил буенча гына пассажирлар йөртү белән чикләнергә ярамый, “Казан” халыкара аэропортының хезмәт күрсәтү зонасы үсәргә тиеш.

Ике яктан да очрашуда катнашучылар “Казан” халыкара аэропорты потенциалын киләчәктә үстерүгә юнәлдерелгән эшне дәвам итәргә килештеләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.