Казанда РФ нефть, газ, химия комплексына куркыныч янаучы факторларны җиңү ысуллары турында фикер алыштылар
20.02.2013Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг”ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Россия Фәннәр академиясе Үзәкикътисад-математика институтының (Мәскәү) тармак комплексларының үсеш стратегиясе лабораториясе мөдире Олег Брагинский үздокладында Россиянеңнефть, газ, химия сәнәгатен үстерү буенча озак вакытлы стратегия эшләренең кайбер мәсьәләләре хакында белдерде. Аның фикеренә караганда, нефть, газ, химия комплексына куркыныч янаучы факторлар күп. Аерымалганда, Россиянең нефть, газ, химия сәнәгатенең көндәшлелеккә сәләтле булл мавытармак предприятиеләрен тукта тугакитерергә мөмкин.
Шулай да Россиядә көндәшлелек өстенлеге чимал базасының арзан булуыннан гыйбарәт. Бу һәм алдынгы технологияләр булу Россиядә дөньяви дәрәҗәдә нефть, газ, химия үзәген булдыру бурычын кую мөмкинлеген бирә.
Докладчы РФ Энергетика министрлыгыэшләгән 2030 елгакадәргечорга Россия нефть, газ, химия сәнәгатенүстерү планы буенчаискәрмәләрбелдерде.
Рөстәм Миңнеханов Олег Брагинскийга Татарстанның нефть, газ, химия комплексын үстерү буенча яңа программа әзерләгәндә консультант сыйфатында катнашырга тәкъдим итте. Агымдагы, өченче план 2010-2014 елларга исәпләнгән. Чираттагы программа дөнья базарында яңалыклар исәпкәалынып эшләнергә тиеш. Бу тәҗрибә шундый ук Россия программасы әзерләгәндәдәфайдалы булыр иде, дипсаный ТР Президенты.
Олег Брагинский темасын “Татнефтехиминвест-холдинг” генераль директоры Рафинат Яруллин дәвам итте дияргә була. Ул производствоны киңәйтү һәм республика нефть-химия продукциясен төзелештә һәм юл ясауда кулану турында сөйләде. Бу мәсьәлә 2012 елда Рөстәм Миңнеханов катнашында узган түгәрәк өстәлдә күтәрелде һәм ул Татарстан нефть химиясе продукциясен биналар һәм юллар төзелешен дәкиң кулану мөмкинлекләрен кара уный өкләгән иде.
ТР Президенты республикада җитештерелә торган нефть химиясе продукциясенең 30 процентын үзебездә эшкәртүне оештыру бурычы турында искәртте. Республика башлыгы мөмкинлекләрне һәм ихтыяҗны барлау өчен полимер җитештерүчеләр белән эшкәртүчеләр очрашуын оештырырга тәкъдим итте. “Без металлар җитештермибез, шуңа күрә аларны полимерга алмаштырырга, яңа материалларны актив этәрү зарури”, - дип санный Рөстәм Миңнеханов. Бу позициядә проектчылар һәм төзүчеләрнең сүлпән эшитүен билгеләп үтте һәм проектлау бурычынга мәлгә ашырганда УК шунда УК яңа материалларны файдалану хакында сөйләшергә кирәклеген искәртте.
Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов медицина практикасында ксенон кулану турында белдерде. Бу газяхшы анестетик, башка медикаментлар белән кулану зарарсыз. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ксенон җитештерү мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте, аерымалганда – республикада газлар буенча проектларны үстерүче Франциянең “Эр Ликид” компаниясе белән. “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов Миңлебай газ эшкәртү заводында ксенон җитештерү неоештыру мөмкинлекләре турында белдерде.
Утырышта шулай ук “Татнефтехиминвест-холдинг” акционерларының еллык җыелышына әзерлек мәсьәләләре каралды.
«Татар-информ» МА