Ф.Мөхәммәтшин: "Татарстанның закон инициативасын парламентның ике палатасы да хупларга вәгъдә итә"
20.02.2013
Татарстан Дәүләт Советы “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү буенча закон инициативасы тексты тулысынча әзер һәм 22 февральдә Россия Дәүләт Думасы тарафыннан каралачак, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгына республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә ясаган визитында.
“Документ 22 февральдә Дәүләт Думасында беренче укылышта карауга һәм хуплауга әзер. Мин моңа ышанам”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Татарстанның закон инициативасын парламентның ике палатасы да хупларга вәгъдә итә, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Татарстан закон чыгаручылары дини оешмаларга дини затлар вәкаләтләренә кандидатларга таләпләр куярга тәкъдим итә, аерым алганда, аларның чит илдә алынган дипломы Россия территориясендә кабул ителгән булырга тиеш.
Татарстан Дәүләт Советы августта “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” республика законына үзгәрешләр кертте инде.
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә визиты кысаларында Федерация Советының халыкара эшләр буенче комитет рәисе Михаил Маргелов белән дә очрашты.
Парламентарийлар Россия закон чыгаручылар советының халыкара мәсьәләләр комиссиясе эше буенча фикер алышты.
"Татар -информ"Мәгълүмат агентлыгы