Татарстан предприятиеләре инвесторларга үзләренең мультипроектларын тәкъдим иттеләр

10.06.2008

Бүген Ислам үсеше банкы (ИБР) ярдәме белән Казанда уздырыла торган Халыкара инвестицион конференция кысаларында экспозиция ачылды. Анда Татарстанның алдынгы предприятиеләре үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Ислам үсеше банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али һәм потенциаль инвесторлар өчен предприятиеләр тарафыннан тәкъдир итү Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.
Конференциядә катнашучыларга үзләренең шефлык итә торган структураларының эшчәнлеге турында республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәламәтлек саклау, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары башлыклары, Казан җитәкчелеге, банк секторы, “Идея” инновацион технопаркы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкилләре һәм башкалар сөйләде.
Таныштыру мәгълүматларыннан тыш, кунакларга Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашырыла торган проект перспективалары турында да сөйләделәр. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан гомуми бәясе 1 млрд. сум торган 30 проект хәзерләнүе турында хәбәр итте. “Сүз авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү һәм эшкәртү турында бара. Потенциаль инвесторлар, аерым алганда сөт, ярма һәм он кебек продуктларга карата үзләренең кызыксынуларын белдерүләре турында сөйләделәр”, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.
Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин торак тапшыру белән бәйле өметле проектлар турында хәбәр итте. Ул Россиядә беренче тапкыр Казан белән Яшел Үзән арасында чын мәгънәсендә нульдән башланып сафка бастырылачак уникаль шәһәр иярчене Яшел Үзән турында сөйләде. Анда 100 меңгә якын кеше яшәр дип планлаштырыла. Азкатлы әлеге проект 100 млрд. сумнан да ким булмаган сумма белән бәяләнә. Төзелешнең беренче чиратында инде эш башланып китте. М.Хөснуллин, республиканың социаль ипотека, юллар төзелеше, күчемсез милек объектлары проектларын тормышка ашыру программаларын гамәлгә ашыру буенча актив эшен дәвам итүен истә тотып, бу өлкәгә инвестицияләр кирәклеген билгеләп үтте.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов 2 эре проектны тәкъдир итте: түләүле Шәле - Баулы атомобиль юлы төзелеше (300 млн. евро) һәм Свияга мультимодаль логистик үзәге (300 млн. евро). Ул журналистларга хәбәр иткәнчә, проектлар чит ил инвестиция компанияләре вәкилләрендә зур кызыксыну уяткан.
Казан мэриясенең тәкъдир итү стенды янында да кунаклар шулай ук күп сораулар биргәннәр. Шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, хәзер Татарстан башкаласында гомуми бәясе берничә миллиард сум торган өметле мультипроектлар күп. “Потенциаль инвесторлар белән аларның һәркайсы буенча без җентекләп сөйләшергә тырышабыз”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды да 6 инвестицион һәм инновацион проект тәкъдим итте. Алар исәбендә “Суга ихтыяҗы түбән булган кушылма цемент производствосы” һәм “Инфузион эремәләр һәм перитональ диализ өчен эремәләр хәзерләү буенча фармацевтика заводы төзелеше” бар.
Барлык проектлар һәм Татарстанның төп предприятиеләре эшчәнлеге Халыкара инвестиция конференциясе эшләгән 2 көн дәвамында җентекләп тәкъдир ителәчәк. Белешмә өчен: бүген башланып киткән конференциянең төп максаты - Россиядә динамикалы рәвештә үсә торган Ислам конференциясе оешмасы (ОИК) әгъзаларына Татарстан Республикасын тәкъдир итү, эшлекле контактларны җайга салу, өметле инвестиция проектлары, аларны бергәләп гамәлгә ашыру турында фикер алышу.
Ислам үсеше банкы ягыннан конференциядә Персия култыгы илләренең, Якын Көнчыгыш һәм Ислам конференциясе оешмасында катнаша торган илләрнең алдынгы компанияләре, банк һәм инвестиция фонды вәкилләре катнаша.
Татар-Информ