Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янына чәчәкләр куйды.
19.02.2013
Бүген Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107- ел тулу уңаеннан һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан Россия Федерациясенең Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиллеге катнашындагы Офицерлар клубының утырышы булачак.
Офицерлар клубының утырышы алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Владимир Платонов герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янына чәчәкләр куйдылар. Легендар татар шагыйре хөрмәтенә Президент Оркестры Россия Федерациясе гимнын башкарды, Президент полкының бәйрәм ротасы һәм кадет корпусының ике ротасы тантаналы марш белән үттеләр. Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасыннан булган хәрби хезмәткә чакырылучылар белән аралашып алды. Чара истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Офицерлар клубы утырышы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ ТР вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашында узачак.
Утырышта шулай ук армия генералы Мәхмүт Гареев, армия генералы, Россия Герое Виктор Ерин, Россия Герое, Офицерлар клубы рәисе Валерий Баранов, Россия Герое Сергей Тулин чыгыш ясарлар дип планлаштырыла. Утырышның ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Равил Әхмәтшин очрашуда катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырачаклар һәм очрашуга нәтиҗә чыгарачаклар.
ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге