Фәрит Мөхәммәтшин: “Республикада яшәү дәрәҗәсен яхшырту юлында җитди адым ясадык”

18.02.2013

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында район Советының хисап сессиясендә катнашты.

Татарстан парламенты җитәкчесе Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев озатуында Качкалак авылында фермер Камил Гобәйдуллин хуҗалыгында булды. Бер ел элек фермер 19 миллион сум үз акчасына һәм “ТРда эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча откан 1 миллион сум грант акчасына 100 баш мөгезле эре терлеккә бина, ашлык саклагыч, техниканы саклау һәм ремонтлау өчен ангар, заманча заправка станциясе, терлекчеләр йорты төзеде, авыл хуҗалыгы техникасы һәм 70 баш мөгезле эре терлек сатып алды. Хәзерге вакытта Гобәйдуллин хуҗалыгында 5 кеше ялланып эшли, уртача хезмәт хакы 10 мең сум тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, киләчәктә үзе туплаган акчага 200 башка ике бина төзергә һәм аларны тирес чыгару җайланмасы һәм саву аппараты белән җиһазларга планлаштыра.

Балык Бистәсе районы Советы утырышы администрация бинасында узды. Илһам Вәлиев “2012 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар” турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 2,7 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2011 ел күрсәткечләреннән 8,4 процентка югары. Балык Бистәсе районында хезмәт базарында да вәзгыять сизелерлек яхшырган, теркәлгән эшсезләр саны 21 процентка кимегән. Демография өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә, ел нәтиҗәләре буенча туучылар саны 17 процентка арткан. Районда уртача хезмәт хакы 13098 сум тәшкил иткән. Билгеле булганча, мәдәният һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы аз.

“Узган ел һава шартлары бик үк яхшы булуга карамастан, районның аграр секторына вакытында һәм комплекслы дәүләт ярдәме күрсәтелү, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә язгы кыр һәм урак өсте эшләрен вакытында төгәлләүгә ирешелде”, - дип билгеләп үтте үз докладында Илһам Вәлиев.

Республика бюджетыннан гаилә терлекчелек фермалары төзелешенә 11 млн.200 мең сум акча бүлеп бирелде. Район башлыгы Татарстан Президентына һәм республика җитәкчелегенә авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча дәүләт өстенлекле программасына зур игътибар бирелүе өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, 2012 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 185 миллион сумга 741 ташламалы кредит бирелгән.

Узган ел 1 млрд. 43 млн. сумлык продукция җитештерелгән. Биредәге спирт заводын ябуга карамастан, муниципаль хакимият яңа җитештерү егәрлекләрен актив булдыруга омтыла. Якын киләчәктә ит эшкәртү һәм балык үрчетү заводлары ачу планлаштырыла.

Докладта районның социаль-икътисади үсештә уңай үзгәрешләре буларак, социаль объектларда ремонт үткәрелү, яңа автоюллар салу, электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт алучы кешеләр саны арту билгеләп үтелде. Доклад буенча фикер алышуда депутатлар һәм башкарма комитет вәкилләре катнашты.

2012 ел республика җитәкчелеге тарафыннан уңай бәяләнә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин утырышта ясаган чыгышында. “Без эре мәсьәләләрне хәл иттек, эре программаларда катнаштык, корылыкның тискәре нәтиҗәләрен җиңә алдык, - дип ассызыклады ул. – Уртак көчләр белән Татарстанны РФ нең алдынгы төбәкләре исәбендә калдыра алдык. Барлык бәяләүләр буенча да беренче унлыкта торабыз, кайбер позицияләр буенча эре субъектлардан да алда барабыз. 1 трлн. 400 млрд. сум күләмендә тулай төбәк продукты җитештерү республиканың гел үзгәреп торучы дөньяда көндәшлелеккә сәләтлелеген югалтмавы хакында сөйли”.

“Республикада яшәү дәрәҗәсен яхшырту юлында җитди адым ясадык”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе һәм социаль юнәлештәге мөһим программаларны атады, шул исәптә авыл клубларын төзекләндерү һәм ФАП төзелеше. “ТАНЕКО”ны эшләтеп җибәрү исәбенә салым базасын киңәйтү, нефть химиясе кластеры үсешенә ныклы игътибар, вертолет заводында федераль үзәк белән бергә яңа проектлар эшләтеп җибәрү – болар барысы да 2013 елда һәм киләсе елларда да икътисади мәсьәләләр белән ныклап шөгыльләнү мөмкинлеге бирә, ә бу кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен яхшырта дигән сүз”, - дип ышануын белдерде Татарстан парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районнарда квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасына аерым тукталды.

Татарстан парламенты җитәкчесе Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү процессында туган яңа бурычларны уңай бәяли. “Дөньяви икътисадка яраклашмасак, артта калабыз. Федераль үзәктән җитди финанслау булмыйча РФ нең бер генә субъекты да авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә ярдәм итү бурычын башкара алмавын шәхсән аңлыйм, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – Безнең бурыч – экологик яктан чиста продукция җитештерү, аны сата белү, Татарстаннан читтәге базарларда да эшли белү. Бу бурыч федераль үзәктән финанс ярдәм булганда үтәләчәк дип уйлыйм. Әгәр бу мәсьәләдә Татарстан сынатса, икътисади яктан бик үк уңышлы булмаган башка төбәкләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел”.

Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, муниципаль хакимиятнең республика программаларында катнашу активлыгын уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда юл төзелеше, мөһим социаль объектларны ремонтлау, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм фронтовикларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү буенча күп эш башкарылды. Балык Бистәсендә яшәүчеләрнең район территориясендә яңа производстволар ачу инициативасы киләчәккә өмет уята, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Балык Бистәсе районы Совет утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты – “Казан май комбинаты” ААҖ Директорлар Советы рәисе Дмитрий Самаренкин, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре катнашты.

Руслан Мөхәмәдшин, ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге