Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Татарстанга эшлекле сәфәргә киләчәк

09.06.2008

“10-11 нче июньдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстанга эшлекле сәфәргә киләчәк”, - дип хәбәр итте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгы матбугат хезмәте.
10 нчы июньдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Арча районының Сикертән авылындагы “АК Барс Агро” ААҖ дә сөт комплексы ачылу тантанасында катнашачак. Ул 1200 сыерга исәпләнгән һәм анда һәр сыердан елына 7 мең кг сөт саву күздә тотыла.
11 нче июньдә Россия авыл хуҗалыгы министры “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ, аерым алганда, 2 нче номерлы йомырка инкубациясе цехы һәм кошларны сую һәм итләрен эшкәртү цехы эшләре белән танышачак.
Бүгенге көнгә “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ Татарстанның алдынгы кошчылык предприятиесе булып санала. Аның төзелеш-производство тармаклары бройлер кошчылыгындагы бөтен технология чылбырының җитештерү егәрлеген берләштерә торган инкубация йомыркалары һәм кош-корт азыгыннан башлап, әзер продукцияне куллануга кадәр вертикаль интегральләшкән комплекс төзи. Инкубаторның җитештерү егәрлеге елына 24 млн. данә йомырка тәшкил итә. Сую һәм эшкәртү цехлары сәгатенә 9 мең баш кош-кортка исәп тота.
Моннан тыш А.Гордеев Татарстан Республикасының Саба районында “2012 елга кадәр авылның социаль үсеше” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышачак, шулай ук берничә терлекчелек объектына, шул исәптән Татарстан Республикасының Саба районындагы “АгроНуклеус” ҖЧҖ нең 580 ана дуңгызга исәпләнгән дуңгызчылык комплексына да барып кайтачак.
Татар-Информ