Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында берничә социаль, мәдәни һәм спорт объектында булды.
Башта капиталь ремонтатан соң Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрын карап чыкты.
Искәртәбез, театр бинасы 1989 елда төзелгән. Капремонт эшләре 2019 елның мартыннан декабренә кадәр барган. Бу вакыт эчендә 250 урынлык яңа тамашачылар залы, декорацияләр склады, рәссамнар өчен остаханә корылган. Капремонттан соң театр 2019 елның 27 декабрендә ачылган.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер объектта булды. Бу – 98 нче «Калейдоскоп» яңа балалар бакчасы. Учреждение 260 урынлык. Объект 2019 елның октябрендә төзелә башлаган.
Татарстан Республикасы Президенты балалар бакчасын ачу тантанасында төзелешне алып баручы компаниягә сыйфатлы эшләре һәм объектны вакытында тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген безнең балаларыбыз өчен мондый шартлар тудыра алуыбыз бик мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу балалар бакчасы гына түгел, чып-чын мәгариф үзәге дә, һәм бүген барлык балалар бакчаларыбыз да иң югары стандартларга туры килергә тиеш. Шәһәр администрациясе балаларны бакча белән тәэмин итүдә җитди эш башкара. Бу балалар бакчасының бөтен кирәкле таләпләргә туры килүен һәм ата-аналарның өметләрен аклавын телим».
Аннары Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың бер ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләр башкарылуын бәяләде. Химиклар урамындагы 9 нчы йорт ишегалдының төзекләндерелгән территориясендә машиналар йөрү өлеше, яңа тротуарлар ремонтланган. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук үсеп утырган куакларга һәм агачларга мөмкин кадәр сак булырга өндәде.
Бүген тагын Татарстан Республикасы Президенты капиталь ремонттан соң «Нефтехимик» футбол стадионын карап чыкты.
Стадионны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов профессиональ һәм массакүләм спортны үстерүдә яңа спорт корылмаларының әһәмиятен билгеләп үтте һәм «ТАИФ» АҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ җитәкчелегенә шәһәрнең һәм республиканың социаль инфраструктурасына керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.
«Безнең өчен мондый данлыклы спорт һәм футбол традицияләренең үтәлүе мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бу бөтенләй яңа стадион. Стадионны эксплуатацияләү «Нефтехимик» һәм «Спартак» футбол клубларының иптәшләрчә матчы белән башланып китәчәк, «Спартак» өчен ветераннары уйный. Спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен дә Түбән Камада да, бөтен республикабызда да барлык шартлар да тудырылсын иде. Иптәшләрчә матчта катнашучыларга яхшы уен һәм җиңүләр телим».