Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада югары басымлы газ үткәргечен гамәлгә тапшыру тантанасында катнашты

07.09.2020

Бүген «Алабуга Үзәк – «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ ГРС N2 югары басымлы газ үткәргечен эшләтеп җибәрү танатансы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, «ТАИФ» АҖ генераль директоры, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, «ГТК» ҖЧҖ генераль директоры Валерий Сазанов һәм башкалар ктанашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада эш сәфәрендә

Татарстан Республикасы Президенты чыгышында бу вакыйганы республиканың нефть эшкәртүче һәм нефть химиясе сәнәгате өчен мөһим вакыйга дип атады.

Бу – Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы үсеше планнарын гамәлгә ашыру өчен ышанычлы база, диде ул.

Искәртәбез, әлеге газ үткәргечне гамәлгә кертү «ТАИФ» компанияләр төркеменең Түбән Кама сәнәгать төенендә урнашкан төркем предприятиеләрен газ белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру буенча олы бер проектынның соңгы этабы.   

Югары басымлы яңа газ үткәргеч Алабуга шәһәреннән алып «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖгә кадәр 30 км озынлыкта һәм аны 17 ай эчендә уздырганнар. Төзелеш хакы 4,3 млрд сум.

Яңа газ үткәргеч Түбән Кама сәнәгать төенендә урнашкан предприятиеләрне үстерү өчен өстәмә рәвештә табигый газ белән (елына 4  млрд  куб метр күләмендә) тәэмин итү зарурлыгыннан килеп чыккан.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.