Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Ленин урамы буенча йөреп чыкты һәм Фәнни-тикшеренү һәм белем бирү үзәге төзелеше проекты белән танышты

05.09.2020

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәнни-тикшеренү һәм белем бирү үзәгенең төзелеш мәйданчыгында булды.

Объектның заказчысы - «Татнефть» ГАҖ, төзелеш 2019 елның җәендә башланган.

Студентлар кампусы Әлмәт шәһәренең югары нефть мәктәбе өчен төзелә. Объектлар чиратлап тапшырылачак. Беренче этапта студентлар һәм аспирантлар өчен тулай торак төзеләчәк.

Яшәү урыннарыннан тыш бина үз эченә күпфункцияле киңлекләр өчен чаралар һәм белем эстәү урыннарын алачак. Тулай торакны агымдагы елның октябрендә файдалануга тапшыру күздә тотыла.- тагын бер бина - быелның декаберендә.

Рөстәм Миңнехановка Фәнни-тикшеренү һәм белем бирү үзәге планын күрсәттеләр: территориянең мәйданы 15,5 га тәшкил итә, шул исәптән кампус территориясе – 8 га, җир асты һәм җир өсте паркингы, шулай ук хуҗалык территорияләре планлаштырыла.

Биредә шулай ук 13 мең кв. м мәйданлы фәнни-тикшеренү корпусы (төзелешнең беренче чираты), укыту-лаборатория корпусы (төзелешнең икенче чираты), 2,8 мең кв. м мәйданлы спорт үзәге (төзелешнең өченче чираты), спорт заллары, тренажер залы һ. б. барлыкка киләчәк.

Проект турында тулырак «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Фәнни-тикшеренү һәм белем бирү үзәген үстерү проектын уңай бәяләде. Барлык объектлар да 2022 елда төзелер һәм куллануга тапшырылыр дип көтелә.

Аннары Татарстан Президенты һәм аны озатайөрүче затлар яңа троллейбуста («КАМАЗ» ГАҖ җитештерә) төзелә торган кампустан Ленин урамына кадәр барды, анда Әлмәт дәүләт нефть институты урнашкан.

2019 елда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы кысаларында Ленин урамын төзекләндерү проектының 1 этабы гамәлгә ашырылды - Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәр. 2020 елда Чехов урамыннан Тукай проспектына кадәр 2 чират гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнехановка төзекләндерү барышы, башкарылган эш төрләре турында сөйләделәр. Бу - җәяүлеләр зоналары, урам яктырту, территорияне яшелләндерү, эскәмияләр һәм чүплекләр урнаштыру, ландшафт объектлары.

Татарстан Президенты шулай ук институт янында төзекләндерелгән скверны карады. Бүген бу иҗтимагый киңлек - Чәй скверы - шәһәрлеләрнең ял итү өчен уңайлы урыны.

Сәхнәдән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне, Шәһәр көне белән котлады. "Әлмәт - яшьләр шәһәре, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең шәһәр елдан-ел матурлана, уңайлырак була бара. Яңа объектлар барлыкка килә. Бүген генә без анимация мәктәбендә, Инженерлар лицеенда, яңа иҗтимагый мәдәни үзәктә булдык. Болар барысы да «Татнефть» компаниясе ярдәме белән эшләнә. Компания Әлмәттә генә түгел, ә бөтен Татарстан буенча да объектлар төзи – безнең республикада яшәүче һәркемнең иминлеге өчен».

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, үз чиратында, болай диде: «Без барыбыз да монда яшибез һәм шәһәребезне үстерәбез, ул төзелә һәм киңәя, моның өчен ярдәм итүчеләргә рәхмәт».

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шулай ук барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне, Шәһәр көне белән котлады. Ул республика җитәкчелегенә шәһәр халкы тарафыннан шундый кирәкле иҗтимагый киңлекләрне үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Ленин урамы буенча җәяү йөреп чыкты, әлмәтлеләр белән аралашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина