Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә төзекләндерелгән ишегалды һәм иҗтимагый мәдәни үзәкне карады

05.09.2020

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән күп фатирлы торак йорт ишегалларының берсендә булды.

Ишегалды Шевченко урамында урнашкан. Биредә машиналар йөрү юлын һәм тротуарларның асфальт-бетон өслегенә ремонт ясалган.

Эскәмияләр, чүп савытлары, спорт комплексы торгызылды, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды.

Яшеллекнең бйтенесен саклап калырга тырышканнар.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «Безнең ишегалды» программасы буенча Әлмәт районында быел 52 ишегалды төзекләндереләчәк.

Аннары Татарстан Президентына Әлмәттә элеккеге шәһәр универмагы урынында оештырылган Иҗтимагый мәдәни үзәкне күрсәттеләр. Яңа мәдәни үзәкнең беренче катында мәгълүмати-күргәзмә пространствосы урнашачак.

Икенче катта «Альметрика» интерактив фәнни-танып-белү үзәге урнашачак. «Альметрика» интерактив фәнни-белем бирү үзәгенең төп концептуаль идеясе – метрологиягә һәм халыкара берәмлекләр системасына багышланган интерактив экспозиция булдыру.

Өченче катта лингвистик үзәк урнашачак, анда халыкның төрле яшьтәге төркемнәре югары профессиональ дәрәҗәдә чит телләрне өйрәнә алачак.

4-5 катта заманча җиһазландырылган күп функцияле концерт залы булдырылачак

Рөстәм Миңнеханов дөнья халыкларының музыка кораллары күргәзмәсен карады. Барлык экспонатлар да шәхси коллекционер тарафыннан тупланган. Коллекция Россиядә һәм республикада мондый эчтәлектәге иң зур шәхси коллекцияләрнең берсе булып тора. Ул дөнья халыкларының 624 музыка уен коралыннан тора.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина