Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты

03.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Федераль архив агентлыгы белән кыйммәтле документлар сакланышы, архив документларын цифрлаштыру өлешендә киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Шулай ук тарихи кыйммәте булган документлар, шул исәптән төбәк өчен мөһим дата – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына кагылышлы документлар сакланышы темасы да кузгатылды.  

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, Андрей Артизов Казанга 3 сентябрьдән алып 5 сентябрьгә кадәр видеоконференция режимында узачак Бөтенроссия архив эше буенча совет утырышвнда катнашу өчен килде. Төп тема – «Архивларны цифрлы трансформацияләү».  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.