Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы бүген видеоконференцэлемтә режимында узды. Ведомствоның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында (видеоконференцэлемтә буенча) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Очрашуда шулай ук федераль һәм региональ хакимият органнары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе палаталарының профильле комитетлары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук фәнни һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Чараның турыдан-туры трансляциясе ведомствоның рәсми сайтында оештырылган иде.
Сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко мөрәҗәгать итте.
Төп нотык белән Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев чыгыш ясады.
Аннары агросәнәгать комплексының торышы турында Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы Александр Никитин сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искә төшергәнчә, Татарстан, илнең 2,4% авыл хуҗалыгы җирләрен алып, аның тулай продукциясенең 4,2% ын җитештерә.
«Татарстан - үз-үзен тәэмин итә торган төбәк һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Безнең игенчеләребез алдында, һава шартларына карамастан, җитештерү күләмнәрен саклау бурычы тора. Без селекциянең корылыкка чыдам сортлары өлешен арттырабыз, игенчелекне биологияләштерүне киңәйтәбез һәм цифрлы технологияләрне актив кулланабыз. Быел яхшы уңыш көтәбез - 5 млн тонна ашлык. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 миллионга күбрәк».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада урып-җыю эшләренең иң кызган чагы - бөртеклеләрнең 85% ы җыеп алынган. Көзге культураларны чәчү төгәлләнеп килә – 552 мең га чәчәргә кирәк.
"Сөрүлекләрнең уңдырышлылыгы кертелгән минераль ашламалар күләменә турыдан-туры бәйле. Без ел саен республика бюджетыннан аларны сатып алу өчен 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирәбез, бу 1 гектарга 70 кг гамәлдәге ашлама кертергә мөмкинлек бирә. Республика бюджеты хисабына ел саен 60 мең гектарда известьлау үткәрелә, федераль программа кысаларында без бу мәйданны быел 80 меңгә кадәр арттырырга планлаштырабыз. ә 2025 елга-105 мең гектарга кадәр», - дип сөйләде ул.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, 2021 елдан известьлау программасы буенча чыгымнарны каплау 90% тан 30% ка кадәр киметеләчәк, бу известьлауның көтелгән күләмен киметәчәк. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгына чыгымнарны каплау күләмен саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, соңгы 10 елда мегаферма төзү, терлекчелек комплексларын реконструкцияләү, нәселле терлек сатып алу өчен 160 млрд.сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, Татарстан сөт җитештерү күләме буенча илдә лидер булып тора. «Агымдагы елга 2 млн. тоннага якынаю һәм терлекләрнең баш санын саклап калу бурычы тора, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Моннан тыш, хәзер 35,5 мең терлеккә исәпләнгән тагын 40 инвестпроект гамәлгә ашырыла, бу сөт күләмен 150 мең тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк».
Ул шулай ук төбәктә аграрчыларның терлек азыгы үзәкләре төзи башлаулары турында хәбәр итте. Бу терлекләрнең продуктлылыгын 15% ка арттырырга һәм терлек азыгына чыгымнарны 12% ка киметергә мөмкинлек бирде.
"Дмитрий Николаевич, сезне һәм коллегаларыгызны бу тәҗрибә белән танышырга чакырам, шулай ук әлеге юнәлешкә – федераль дәрәҗәдә азык үзәкләре төзүгә ярдәм итүегезне сорыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда нык фермер классы формалашты, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, бу - 4 мең крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык. «Инициативалы авыл кешеләреннән килгән гаризалар саны Федераль дәүләт ярдәме кысаларында булган мөмкинлекләрдән артып китә, - диде ул. - Без бу мөмкинлектән файдаланабыз. Агымдагы елда фермерлык хәрәкәтен үстерү өчен федераль акчалар күләмен арттыруыгызны сорыйм, бигрәк тә Агростартап программасы буенча».
«Узган елның декабрендә РФ Дәүләт Советы утырышында ил Президенты тарафыннан авыл территорияләрен төзекләндерү һәм аларны үстерү буенча бурычлар билгеләнде. Бары тик комплекслы хәл итү генә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту һәм агросәнәгать комплексы продукциясе үсешен тәэмин итәчәк. 2019 елда тәмамланган «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасы кысаларында без 5 меңнән артык кешене торак белән тәэмин иттек, 220 км автомобиль юллары төзедек», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук авыл ипотекасының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы өчен яхшы инструмент булуын әйтте. Татарстанда 1,8 млрд. сумлык 828 кредит бирелгән инде.
«РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, әлеге программа буенча лимитларны арттыру зарурилыгы турында төбәкләрнең фикерен белдерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Киләсе елда дәүләт программасы кысаларында без территорияләрне комплекслы үстерү буенча 17 проектны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз, анда 49 мең авыл кешесе яши. Шул ук вакытта 2021 елдан дәүләт программасы чаралары буенча чыгымнарны киметү планлаштырыла, бу безнең проектларны тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирмәячәк. Әлеге программаны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнарын саклап калу мөмкинлеген карауны сорыйм. Аны үтәү халкының авыллардан китүен туктатырга һәм авыл территорияләре киләчәген сакларга ярдәм итәчәк".
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп кенә социаль программалар гамәлгә ашырыла – юллар төзү дә, торак төзү дә, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар һәм башкалар да, федераль ярдәмнән башка бу бурычны үтәү авыр.
Дмитрий Патрушев, Татарстан Президенты чыгышын шәрехләп, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы алга таба да авылны финанслау, авыл тормышын саклау федераль дәрәҗәдә, программа паспорты нигезендә хуплануын таләп итәчәк, диде.
Татарстанда азык үзәкләре төзүгә килгәндә, без сезнең тәҗрибәгезне һичшиксез эшләячәкбез, диде Патрушев, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.