Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узган түгәрәк өстәлдә төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү турында фикер алыштылар. Бу чара “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында узды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, төзелеш тармагы нефть химиясе продукциясен куллануда шактый зур потенциалга ия. “Заманча конструкцияләү, җылылык изоляцияләү материаллары, торбалар, пластик тәрәзәләр, лак-буяу материаллары – болар барысы да торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, сәнәгать предприятиеләре төзелешенең сыйфат дәрәҗәсен күтәрә”, - дип билгеләде Алексей Песошин.
Берничә компания вәкилләре – төзелеш материаллары җитештерүчеләр республика нефть химиясе предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләделәр, үз продукцияләренең яңа төрләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук җитештерүне республика территориясендә туплау перспективаларын белдерделәр.
Үзенең фәнни-инновацион эшләнмәләрен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тәкъдим итте, алар арасында – төзелеш конструкцияләрен озак чыдамлы полимерлардан файдалану һәм корыч арматураларны полимеркомпозитлыга алыштыру.