Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов геолог-нефтьчеләрнең халыкара конференциясендә катнашты.
Конференция Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында уза һәм быел ул нефть-газ геологиясенең яңа парадигмасына багышланган.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, елдан-ел нефть яималарын эшкәртү кыенлаша бара.
Чимал базасы сыйфаты начараю фонында нефть чыгару үзкыйммәте арта, яңа ачылган ятмалар саны кими, компанияләр кыен чыгарыла торган запасларны эшкәртүгә актив алыналар.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2006 елдан башлап «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – артык үзле нефть ятмаларын эшкәртү. "14 ел эчендә үз технологияләре нигезендә аеруча үзле нефть ятмаларын эшкәртү юлы белән 10 млн тоннадан артык нефть чыгарылган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ел саен чыгарылуның ирешелгән дәрәҗәсе компаниягә 2023 елда ук инде 20нче миллион тонна аеруча үзле нефть чыгаруны билгеләп үтәргә мөмкинлек бирәчәк».
Ул шулай ук ассызыклаганча: хәзерге вакытта чимал базасын үстерү мәсьәләләре Россия нефть-газ сәнәгате өчен генә актуаль түгел. Бу тема бөтендөнья нефть-газ сәнәгате өчен фәнни тикшеренүләрдә өстенлек булып тора.
Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга яңа перспективалар һәм яңа ятмалар ачуларын теләде.