Рөстәм Миңнеханов "Нефть.Газ.Нефть химиясе" күргәзмәсе экспозициясе белән танышты

02.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нефть.Газ.Нефть химиясе" 27 нче махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашучы компанияләр экспозицияләрен карады.

Күргәзмә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында оештырылган.

Шулай ук монда "GEO-Казан. Геологоразведка. Геодезия. Картография" күргәзмәсе, "Интерпластика. Meeting Point Казан" 6 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе экспозицияләре куелган.

Барлык күргәзмәләр дә "Казан Экспо" ХКҮнең 1,3 мең кв метрдагы павильонында урнаштырылган.

Күргәзмәләрдә Россиянең 18 төбәгеннән 100дән артык компания катнаша. Монда тагын Германия, Италия, Төркия,  Швеция,  Япония, Беларусь Республикасыннан продукция тәкъдим итүче компанияләр дә бар.

Күргәзмәдә Татарстанның 60тан артык предприятиесе катнаша.

Рөстәм Миңнехановка "Татнефть" ГАҖ, "Нижнекамскнефтехим" ("ТАИФ" компанияләр төркеме), башка эре компанияләрнең нефть-газ тармагындагы казанышлары турында да сөйләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.