Бүген Әтнә муниципаль районы игенчеләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2020 елгы яңа уңыштан пешерелгән икмәкне бүләк иттеләр.
Икмәкне тапшыру Татарстан нефть-газ химиясе форумын ("Казан Экспо") ачу кысаларында узды.
Әтнә районы республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыеп алуны төгәлләде. Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка яңа пешкән икмәкне тапшырды.
Татарстан Президенты тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм быелгы ел уңышы куандыра, дип билгеләп үтте.
Ул шулай ук ягулык-майлау материалларын льготалар буенча биреп, ел саен авыл кешеләренә ярдәм итүче нефтьчеләргә рәхмәт белдерде.
Бүгенге көнгә республикада 4,5 млн. тонна ашлык җыеп алынган, 1,2 млн. га мәйданда (ягъни 83%) уңыш җыелган. Уртача уңдырышлылык 36,7 ц/га тәшкил итә, бу узган елга караганда 5 ц/га артыграк.