Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 38 нче утырышы 21 февральда булачак.

14.02.2013

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 38 нче утырышы 21 февральда булачак. Мондый карар бүген республика парламенты Президиумы утырышында кабул ителде.
Утырыш башында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә соңгы вакыт эчендә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында булып узган вакыйгалар турында искә төшерде. Алар исәбендә – Россия Федераль җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконың һәм РФ Оборона министры Сергей Шойгуның Татарстанга эшлекле сәфәрләре, “Роальд Сагдеев – 80” Халыкара симпозиумында катнашу өчен татарстан делегациясенең Америка Кушма Штатларына барулары, Бөтендөнья банкы җитәкчеләре белән очрашулар, башка күп кенә мөһим вакыйгалар.
“Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын Дәүләт Советына тикшерүгә кертү турындагы мәсьәлә буенча ТР Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Моннан алдагы утырышта Президиум әгъзалары гимнның иң яхшы тексты проектына багышланган иҗади конкурсны тәмам дип иглан иттеләр һәм тиешле закон проектын эшләп чыгарырга һәм аны парламентка тикшерүгә кертергә куштылар, - дип искә төшерде ул. Римма Ратникова тәкъдиме буенча документ ТР Дәүләт Советы Президиумы исеменнән кертеләчәк. Дәүләт Советы утырышы алдыннан парламент депутатларына симфоник оркестр һәм хор башкаруында музыкаль-шигъри әсәр тәкъдим ителәчәк. Аннары утырышта депутатлар “Татарстан Республикасы Дәүләт символлары турында” ТР Законындагы үзгәрешләр турында тиешле закон проектын карыячаклар. “Гимн Татарстанда яшәүче Россия Федерациясе гражданнарының барысын да нинди милләт вәкилләре булуларына карамастан берләштереп торырга тиеш”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламентның 38 нче утырышын уздыру мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина чыгыш ясады. Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә барлыгы 36 мәсьәләне кертү тәкъдим ителде. Татарстан Республикасының 13 закон проектын, шул исәптән икенче укылышта – 2 закон проектын, беренче укылышта – 11 закон проектын карап чыгу күз алдында тотыла. Республиканың Әгерҗе районы территориясендәге Алмалы авылы торак пунктында белем бирү турында, ТР Хисап палатасына тапшырылган эшләр турында Дәүләт Советы карарын кабул итү, шулай ук 19 федераль закон проектын, закон чыгару инициативаларын һәм Россия Федерациясе субъктларының закон чыгару органнары мөрәҗәгатьләрен карап чыгу планлаштырыла. “Хөкүмәт сәгате” кысаларында Республикада ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру һәм аларга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча закон кабул итү турында ТР Хөкүмәтенең хәбәрен тыңлау күз алдында тотыла.


Руслан Мөхәмәдшин, ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге