Рөстәм Миңнеханов “Синергия” индустриаль паркы нигезенә таш салуда катнашты

14.02.2013

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында(МИЗ) “Синергия” индустриаль паркы нигезенә таш салу булды.

Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев,”МИЗ” ААҖ генераль директоры Олег Костин, “Алабуга МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

“Синергия”- модуль типтагы әзер биналар комплексы булачак,аларның гомуми мәйданы 24,5мең кв.метр тәшкил итәчәк. Индустриаль паркның яңа модуль типтагы корпуслары чималны беренчел эшкәртү, полимер материаллар җитештерү,компьютер чиплары һәм фармацевтика линияләре җыю өчен иң яхшы урын булачак.

“Синергия” автокомпонентлар җитештерүчеләрдә аеруча кызыксыну тудырачак,-дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев – мондый паркны ачу республика җитәкчелеге булышлыгыннан башка мөмкин булмас иде, дип белдерде.”Дәүләт акчасын мондый проектка кертү-тәвәкәллек сорый торган эш, ләкин без бу тәвәкәлләк үзен аклар дип ышанабыз”,-диде ул.

“Синергия”нең беренче чиратын 2014 елның I кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Барлыгы 500дән артык эш урыны булдырылачак.

“Татар-информ” МА