Валентина Матвиенко: “Субъектларның мәнфәгатьләрен яклау эффектив булсын өчен төбәк парламентлары белән даими рәвештә контактта торырга кирәк.

13.02.2013

Бүген Казанга эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары белән очрашты.
Чара башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Валентина Матвиенко белән очрашты. Федерация Советы Спикеры һәм Дәүләт Советы рәисе төбәк палаталарының Татарстан парламент белән үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә законнар төзү җирлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, бер төркем социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итү өчен федераль һәм төбәк законнар чыгаручыларының уртак тырышлыгы кирәк.
Аннары Дәүләт Советының кече залындаВалентина Матвиенконың республика парламентарияләре һәм чакырылган кунаклар белән очрашуы булып узды. Фәрит Мөхәммәтшин Федераль җыелышның югары палатасы рәисе инде кабул ителгән күркәм гадәт буенча РФ субъектының парламентарияләре белән очрашырга вакыт һәм мөмкинлек тапканы өчен кадерле кунакка депутатлар корпусы исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Бу Валентина Ивановна Матвиенконың Татарстанга төбәкләр палатасы җитәкчесе статусында беренче килүе. “Безгә илдәге сәяси хәл турында белү, сорау – җавап режимында аралашып алу кызыклы”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Валентина Матвиенко Татарстанга бик шатланып килүен әйтте. Ул республикага соңгы тапкыр Казанның 1000 - еллыгы вакытында килде. Ул вакытта Санкт – Петербург шәһәренең губернаторы буларак, ул Казан үзәгендә Төньяк башкаласында яшәүчеләр исеменнән үзенчәлекле бүләк, Санкт-Петербург урамын ачуда катнашты. “Бүген мин шәһәрнең искиткеч хәрәкәтчән үсешен күрәм. Шунысы мөһим, биредә борынгы Казанның рухы саклана, шул ук вакытта шәһәр яшь һәм дәртле, монда күп инфраструктур проектлар тормышка ашырыла, яңа чишелешләр һәм юллар төзелә. 2013 елгы Универсиада Казан үсешенә көчле этәргеч булды, - дип ассызыклап үтте Валентина Матвиенко. – Универсиада тәмамланачак, ә спорт объектлары башкалада торучы халык өчен, ә иң мөһиме – балалар һәм яшьләр өчен калачак, сәламәт буын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Зур эш эшләнгән, боларның барысы артында шәһәрдә яшәүчеләрнең, республика җитәкчеләренең, шул исәптән Татарстан парламентының да зур хезмәте ята”.
Үзенең эшчәнлеге турында сөйләгәндә, соңгы вакыт эчендә, Россия парламентының югары палатасы абруен күтәрү өчен аның эшчәнлеген законнар нигезендә тәртипкә салып торучы бер төркем яңалыклар кабул ителде, - дип билгеләп үтте Федерация Советы спикеры. “Без үзебезгә, күбесенчә, төбәкләр палатасы булу бурычын куйдык , чөнки бердәнбер системалы федератив мәйданчык булып торабыз, биредә төбәк проблемалары турында фикер алышырга була, - дип ассызыклап үтте Валентина Матвиенко. – Без Федерация Советын формалаштыру тәртибен үзгәрттек, төбәкләр мәнфәгатләрен чагылдырачак сенаторлар өчен утраклык цензын керттек” шуның белән бер рәттән, югары палатаның игътибар үзәгендә – тиешле финанс тәэминаты нигезендә субъектларга вәкаләтләрне тапшыру мәсьәләсе тора, субсидияләрне бүлеп бирү мәсьәләсе буенча махсус комиссияләр булдырылды.
“Субъектларның мәнфәгатьләрен яклау эффектив булсын өчен төбәк парламентлары белән даими рәвештә контактта торырга кирәк. Без сенаторлар эшчәнлегенең характерында һәм стилендә күп нәрсәләрне үзгәрттек, айлык төбәк эш атнасын керттек, алар “ноль укылыш” стадиясендә булган закон проектларны тикшерү белән мәшъгуль, - дип ассызыклап үтте Федерация Советы рәисе. Ул, югары палатаның төбәк парламентлары җитәкчеләренең РФ субъектлары башлыклары белән беррәттән РФ Президентының Федераль Җыелышка атап язылган еллык юллмасын яңгырату процедурасында катнашулары турында инициативасы Президент тарафыннан хупланылуын искә төшереп үтте. “Бу, закон чыгаручыларның үз рольләре, үз әһәмиятләре бар дигән сүз. Дәүләт мәсьәләләрен хәл итүдә парламентлар һәм хәкимиятнең башкарма органнары бертигез җаваплы, - дип ышандыра Валентина Матвиенко.
Федерация Советы спикеры законнар чыгару инициативасы өлешендә төбәкләрнең активлыгына ышана, чөнки аның сүзләренә караганда, нәкъ менә субъектлар дәрәҗәсендә теге яки бу өлкәгә караган проблемалар ачык күренә. “Бу нисбәттән Россиядә Татарстанга игътибар бик зур, чөнки республика күп кенә яңа башлангычларның, идеяләрнең, һәм тәкъдимнәрнең башлап җибәрүчесе булып тора”, - дип ассызыклады ул. Валентина Матвиенко законнар чыгару инициативасын федераль дәрәҗәдә алга чыгаруда һәм яклауда Татарсатанның Дәүләт Советы рәисе ролен билгеләп үтте.
Татарстанның соңгы инициативаларының берсе, “Намус иреге һәм дини берләшмәләр турында” федераль законга үзгәрешләр кертү белән бәйле, моның сәбәбе, Казанда мөселман дин башлыкларына ясалган хөҗүм белән бәйле узган җәйнең резонанс вакыйгалары. Татарстан инициативасы дини экстремизмны булдырмау белән бәйле законлы чаралар кабул итүгә һәм аерым бер мәсьәләләргә бәйле рәвештә дини институтларның эшчәнлеген тәртипкә китерүгә юнәлдерелгән. Валентина Матвиенконың сүзләренә караганда, тәкъдим ителгән закон проектын Дәүләт Думасында тикшерү 19 февральга планлаштырылган. “Моны бик мөһим дип саныйбыз. Без фундаменталистларның һәм радикаль ислам эшлеклеләренең ситуацияне дестабилизацияләргә тырышуларына каршы торырга тиеш, - дип ассызыклап куйды ул. - Әлеге тырышлыклар традицион Исламга каршы торуга түгел, ә кешеләрне дөрес тәрбияләүгә шартлар булдыруга юнәлдерелгән булуын аңларга кирәк.
Валентина Матвиенконың сүзләренә караганда, иң зур игътибарны ятим балалар мәсьәләсенә юнәлдерергә кирәк. “Татарстанда 900 ятим бала, шуларның якынча 300 инвалидлар. Республика аларга сәламәтлекләрен ныгыту һәм социаль адаптация буенча бөтен кирәк булган ярдәмне дә күрсәтергә сәләтле дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте ул. – Дәүләт инде бүген үз балаларын чит илләргә җибәрмичә генә, аларны дәвалап. Алардан чын кеше ясарга сәләтле. Берничә ел эчендә, Татарстан монда да федерациянең башка субъектлары өчен мисал булыр дип уйлыйм”.
Алга таба Валентина Матвиенконың Дәүләт депутатлары белән очрашуы “сорау-җавап” форматында дәвам итте. Парламентарийларны Федерация Советы спикерының РФ субъектларының югары урындагы кешеләрен атау, төбәкләрне берләштерүнең максатчан булуы, үзәк һәм субъектлар арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү һәм бер төркем башка темалар буенча позициясе кызыксындырды.
“Без – гаҗәеп ил, бездә дөнья практикасында булмаган әйберләр күп. Ләкин мин президентлары күп булган бер генә илне дә белмим. Илдә бер генә президент булырга тиеш, чын президент, - дип саный Валентина Матвиенко. Төбәк башлыгын ничек атап йөртүдә бер генә үпкәләрлек әйбер дә күрмим.
Иң мөһиме аның эффектив, эшкә сәләтле, хөрмәтле һәм халык тарафыннан яклауга лаек булуы. Минемчә, амбицияләр белән түгел, ә аек акыл һәм логика белән сынашырга кирәк. Әлеге мәсьәлә буенча тыныч кына фикер алышырга һәм акыллы карар кабул итәргә вакытыгыз бар дип уйлыйм”.
Шуның белән бергә, Валентина Матвиенко сүзләренә караганда , ул туры сайлаулар яклы, шул исәптән төбәк башлыкларын да ләкин югары урындагы кешеләрне нинди юл белән сайлау – турыдан-турымы яисә төбәк төбәк парламенты аркылымы икәнен һәрбер субъект мөстәкыйль рәвештә үзе хәл итәргә тиш, дип саный. “Федераль дәүләттә унификацияләнгән законнар чыгару булырга тиеш түгел. Төбәк парламентларына күбрәк хокук бирергә кирәк” , - дип үз фикерен белдерде Федерация Советы спикеры.
Очрашу тәмамлану белән, Федерация Советы рәисе өчен Дәүләт Советы бинасы буенча, парламент музее һәм китапханә буенча,парламент журналистларының эш бүлмәсе буенча экскурсия оештырылды. Пресса вәкилләре Валентина Матвиенкога һәм Фәрит Мөхәммәтшинга зур булмаган боифингта сораулар бирә алдылар Федерация Советы рәисенең республика парламенты белән очрашуы шуның белән тәмамланды.



Руслан Мөхәмәдшин, ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге