Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа шин заводын карап чыкты

06.06.2008

Бүген Түбән Камага “Нижнекамскшина” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашырга дип килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тоташ металл кордлы йөк машиналары шиннары җитештереләчәк яңа шин заводы төзелешенең барышы белән танышты. “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов белән бергә Премьер-министр заводның төзелеш мәйданчыгын карады. “Нижнекамскшина” ААҖ территориясендә урнашкан яңа предприятиенең беренче нигез ташы 2007 елның 1 нче июнендә салынган була, ә товар продукциясен 2009 елның мартында чыгару планлаштырыла.
Проектка “Татнефть” ААҖ кертә торган гомуми инвестицияләр 14 млрд. сум тәшкил итә. Россиянең бер урынында да кулланылмый торган һәм “Continental” концерны тарафыннан тәкъдим ителгән, заманча технологияләргә нигезләнгән яңа заводта елына 1,2 млн. йөк машинасы шиннары эшләп чыгарылачак. Шиннар йөк машиналарын һәм автобусларны (иң беренче чиратта “КАМАЗ” ны, “НефАЗ” ны) беренчел җиһазландыруга да, икенчел базарга һәм ирекле сатуга да җибәреләчәк. Премьер-министр шулай ук “Нижнекамскшина” дагы инде булган йөк машиналары шиннары производствосын карап чыкты. Шәфәгать Тәхаветдинов белән бергә Рөстәм Миңнеханов Йөк машиналары шиннары заводында йөрде һәм предприятие продукциясенең соңгы модельләре белән танышып чыкты.
Белешмә өчен: каркасында һәм брекерында корыч кордлар кулланылган тоташ металл кордлы йөк машиналары шиннары аларның йөк күтәрүчәнлеген 8 процентка кадәр арттырырга, йөк машиналары һәм автобусларның ягулыкка китә торган чыгымнарын сизелерлек дәрәҗәдә киметергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, протекторны өч тапкыр яңадан кайтарып җитештерергә мөмкин, бу – шиннарны файдалану срогын 1 млн. км га кадәр арттыра.
Татар-Информ