Татарстан Президенты РФ Федерация Советы рәисе белән очрашты
13.02.2013
Бүген Татарстан Президенты РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты.Очрашу Казан Кремлендә узды.
ТР Президенты Валентина Матвиенкога республиканың социаль- икътисадый үсеше турында хәбәр итте.Р.Миңнеханов әйтүенчә,2012 ел йомгаклары буенча икътисад өлкәсендә Татарстанда барлык төп күрсәткечләргә ирешелгән,Россия регионнары арасында Татарстан мөһим күрсәткечләр буенча әйдәп баручы урында бара.
Валентина Матвиенко үз чиратында Татарстанның казанышларын югары бәяләде.Республиканың уңышлы тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә закон проектларын эшләгәндә киң кулланыла,-дип ассызыклады ул.
Бүген РФ Федерация Советы рәисе Казанда шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары белән очрашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов