Бүген белем бирү оешмаларының 2020/2021нче уку елына әзерлеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар.
Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Видеоконференцэлемтә залында шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бар иде.
Киңәшмә барышында Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путинның яңа уку елында мәктәп укучыларын, шул исәптән аз комплектлы мәктәпләрдә дә, кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру, шулай ук сыйныф җитәкчелеге өчен укытучыларга түләүләр турында искә төшерде. Ул хәбәр иткәнчә, моның өчен федераль бюджетта барлык финанс ресурслары каралган.
Уку елы башлану буенча мәсьәләләр турында санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып фикер алыштылар.