«Татфондбанк» ГАҖ һәм «Интехбанк» ГАҖ республика банкларының зыян күргән акча кертүчеләре тагын 300 меңәр сум алачак. Акчаларны түләүләр 2020 елның 1 сентябреннән башланачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә шундый карар яңгырады.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды һәм банкрот дип танылган банклар клиентлары мәсьәләләрен хәл итү кысаларында уздырылучы эш йомгакларына багышланды.
Республика ярдәм фонды эшләгән концепциия кысаларында алты ярдәм этабы күрсәтелгән. 6 101 гариза бирүчегә барлыгы 2 млрд. сум түләнгән инде. Зыян күргәннәрнең 55%ы (3 617 зат) кайчандыр югалган акчаларын тулысынча алган. Яңа ярдәм чаралары кертү белән аларның саны 68%ка җитәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшне этаплап уздыруның әһәмиятен билгеләп үтте. Бигрәк тә ул зыян күргән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алды. Бүген киңәшмәдә карар чыгарылды – дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранының таләпләрен тулысынча канәгатьләндерергә һәм ике тыл хезмәтчәненә 500 меңәр сум күләмендә кабат ярдәм күрсәтергә.