Валентина Матвиенко эш сәфәре белән Казанга килде.

13.02.2013

Бүген Казанга бер көнлек эш сәфәре белән Россия Федерациясе федераль җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Ивановна Матвиенко килде. “Казан” халыкара аеропортында югары кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Россия парламенты төбәкләр палатасы башлыгы “РФ субъектларында коррупциягә каршы торуның хокук һәм институциональ нигезләрен яхшырту: проблемалар һәм аларны чишү ысуллары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашачак. Шуны билгеләп үтик, бу Валентина Матвиенконың Федерация Советы спикеры статусында Казанга беренче тапкыр килүе.
Эшлекле сәфәре барышында Федераль Җыелышның югары палатасы башлыгы Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татарстанның Мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проекты белән танышу барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары белән очрашачак, “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсе технопаркында, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында һәм Универсиада Авылында булачак.
ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге