Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Ул «Зеленодольск» ТОСЭР сәнәгать мәйданчыгында Wildberries бүлү үзәгенең беренче чиратын ачуда катнашты, аннары яңа балалар бакчасын ачты һәм ТАССРның 100 еллыгы исемендәге электр подстанциясендә булды.
«Кораблик» балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән, объект бер елдан да ким вакыт эчендә төзелгән.
Монда физкультура һәм музыка заллары, методика кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары, медицина блогы һәм башкалар бар.
Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә сыйфатлы бина төзегән өчен рәхмәт белдерде. Ул объектны карап чыкты, балалар һәм педагоглар белән аралашты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Родина» МС янындагы яңартылган паркка юнәлде. Парк буенча экскурсияне Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова алып барды.
Зеленодольскта тагын Татарстан Республикасы Президенты ТАССРның 100 еллыгы исемендәге электр подстанциясендә булды.
Подстанция А.М.Горький ис. Зеленодольск заводын, районның башка сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итә. Объект 1959 елдан бирле эшли. Реконструкция җиде этапта уздырылган (2018-2020 еллар). Рөстәм Миңнеханов предприятие хезмәткәрләре белән сөйләшеп торды һәм аеруча уңганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген шулай ук Татарстан Президенты «Маяк» спорт комплексында да булды. Бина 1985 елда салынган. Быел спорт корпусы фасадына ремонт ясалган.
«Маяк» спорт комплексы базасында 7 спорт төре буенча дәүләт биремнәрен үтәү өчен күнегүләр уздырыла: авыр атлетика, дзюдо, чаңгыда узышлар, спорт гимнастикасы, чирәмдә хоккей, өстәл теннисы, туризм.