Хәзерге вакытта Татарстанда бонд зонасы булдыру өчен бөтен кирәкле шартлар да бар. Бу – югары дәрәҗәдәге логистик инфраструктура әзерлеге һәм оптималь географик урнашу. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон коммерция индустриясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Иннополиста узган очрашу кысаларында трансчик электрон сәүдәсен үстерү һәм Татарстан территориясендә бонд зонасы оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда «Россия почтасы» АҖ генераль директоры Максим Акимов һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан соңгы 10 ел эчендә төп макрокүрсәткечләр буенча илдә тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда бара. ҖТП буенча – 6 нчы урында, авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча – 4 нче урында, сәнәгать җитештерүе буенча – 5 нче урында, төп капиталга инвестицияләр буенча – 6 нчы урында. Идел буе федераль округында республика барлык бу күрсәткечләр буенча 1 нче урында бара.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2005 елда Татарстанда «Алабуга» МИЗ эшләтеп җибәрелде. Бүген әлеге территория – Россиядә иң яхшы махсус икътисадый зоналарның берсе, андагы резидентлар саны 57 компания. Республиканың әлеге махсус зона территориясендә ирекле таможня зонасы оештыру тәҗрибәсе дә бар. Шулай ук Татарстанда «Иннополис» МИЗ уңышлы эшләп килә, ул илнең технологияләрне гамәлгә кертүче алты зонасының берсе. Үткән ел йомгаклары буенча ул Россиядә иң яхшы дип танылган.
Инвесторларны җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру – Татарстанның мөһим өстенлекләреннән берсе, диде Рөстәм Миңнеханов. «Үткән ел X5 Retail Group Аалабугада күпләп-бүлү үзәге төзү проектын башлап җибәрде. Бу үзәк 26 августта ачылачак. Проектка җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 980 млн. сум тәшкил итте», - диде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләү Татарстанда алдан үсү территориясен булдырырга ярдәм итә, аларның резидентларына федераль, төбәк һәм җирле салымнар буенча салым ташламалары һәм иминият кертемнәре буенча преференцияләр бирелә.
ТОСЭРның иң эре резидентлары – «ОЗОН ВОЛГА» ҖЧҖ һәм «ВБ ВОСТОК» ҖЧҖ компанияләре – логистик комплекслар төзү буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыралар. Бүген 50 мең кв. метр мәйданда Wildberries компаниясенең логистика үзәгенең беренче чираты ачылачак, OZON компанияләре төркеме өчен 38 мең кв. метр мәйданда күпләп-бүлү үзәгенең беренче чираты быел 3 нче кварталда тапшырылачак. «Бу проектларны гамәлгә ашыру „Зеленодольск“ сәнәгать мәйданчыгында булдырылган инженер инфраструктурасы нәтиҗәсендә мөмкин булды һәм республика икътисадына 7 млрд сумлап инвестиция китерәчәк, 6 мең яңа эш урыны булдырылачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, интернет-сәүдәне үстерү республика өчен бик кызыклы. «Бүген республика предприятиеләре җитештергән продукцияне цифрлаштыру һәм аны маркетплейсларга чыгару мөһим. „Казань экспресс“ ел азагына 70 товар бирү пункты ачарга җыена. Хәзергә илнең 22 шәһәрендә 37 пункт ачылган», - диде Татарстан Президенты.
«2024 елга илнең интернет-сәүдә базары төрле бәяләүләр буенча 2,8 трлн сумнан 7,2 трлн сумга кадәр артыр дип фаразлана», - диде ТР Президенты.
Шулай ук Татарстанда Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге проекты үстерелә, ул бүген үк трансчик сәүдәсен үстерү ноктасы булырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда Максим Акимов «Россия почтасы»ның интернет-сәүдәне арттыру планнары турында сөйләде. Бизнес-сектор вәкилләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм һәм экпортны үстерү перспективалары буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.