Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Wildberries эре бүлү үзәгенең беренче чиратын ачуда катнашты

24.08.2020

Wildberries – Россиянең эре онлайн-ритейлеры – «Зеленодольск» ТОСЭР сәнәгать мәйданчыгы территориясендә бүлү үзгенең беренче чиратын эшләтеп җибәрде. Беренче чиратның мәйданы 50 мең кв. м, ә логистика объектының гомуми мәйданы 100 мең кв. метрдан артык булачак. Wildberries проектка керткән инвестицияләр гомуми күләме 5 млрд сум.

Барлыгы 1250 эш урыны булдырылган, төзелеш тәмамланганнан соң ул 4000гә җитәчәк.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Моношәһәрләрне үстерү фондына «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгының юллар һәм инженер инфраструктурасын төзүне финанслашуы өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, үткән елның 11 ноябрендә монда «Х5» компаниясе логистика үзәге ачкан иде. Быел «Х5» компаниясенең Алабугада яңа логистика үзәген һәм Зеленодольскта «Озон» логистика үзәген ачу планлаштырыла.

«Вайлдберриз» компаниясенә Рөстәм Миңнеханов уңышлы эшләр һәм үсеш, шулай ук республика территориясендә яңа проектларны гамәлгә ашыруын теләде.  

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Моношәһәрләр фондына ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.