Рөстәм Миңнеханов: Республикада Универсиада барышында иминлек тәэмин ителеше буенча системалы эш алып барыла

12.02.2013

Казанда 2013 елгы җәйге Универсиадага башланырга 143 көн калган, һәм бездән Уеннарның сыйфатлы узуын,кунаклар һәм спортчыларның иминлеген саклауны тәэмин итү таләп ителә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү,янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советы, Россия Гадәттән тыш хәлләр коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте. Утырыш Казанда РТ Хөкүмәт Йортында узды.

Утырышта катнашучылар Казанда булачак XXVII Бөтендөнья Универсиадасын уздыруга Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының (РСЧС) функциональ һәм Татарстандагы территориаль подсистемаларының әзерлеге турында фикер алыштылар.

Республикада Универсиада барышында иминлек тәэмин ителеше буенча системалы эш алып барыла,- диде Рөстәм Миңнеханов. Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, Казан метрополитены станцияләрендә һәм җир өсте транспортында, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда мәгълүмат бирү һәм игълан итү системасы сигментларын булдыру, ТР белем бирү учрежденияләрендә иминлек тәэмин ителеше буенча эшләр алып барыла.

Универсиада алдыннан Татарстан Республикасы РСЧС территориаль подсистемалары чаралары һәм көчләре югары әзерлекле режимга күчереләчәк,- дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – ТР гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Әсгать Сәфәров. РСЧС территориаль һәм функциональ подсистемалар чаралары һәм көчләре Универсиада барышында бурычларын үтәргә әзер,- диде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.