Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» АҖ генераль директоры Максим Акимов белән очрашты. Очрашу Иннополиста узды.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «Россия почтасы» – Татарстанның күптәнге стратегик партнеры. Бүген республикада 1111 почта элемтәсе бүлекчәсе бар, анда 9,6 мең хезмәткәр эшли.
Рөстәм Миңнеханов, хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлегенә басым ясап, «Россия почтасы» җитәкчелегенә ТАССРның 100 еллыгына багышлап юбилей почта маркасы чыгарган өчен рәхмәт әйтте.
Максим Акимов ассызыклаганча, «Россия почтасы», иң эре почта-логистика компаниясе буларак, илнең алдынгы төбәкләреннән берсе – Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә тели.
Очрашу кысаларында «Россия почтасы» белән Татарстан арасында киләчәк хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, шул исәптән республика территориясендә бонд зонасы булдыру һәм электрон коммерция тармагын үстерү перспективалары каралды. Шулай ук почта бүлекчәләренең матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләре һәм «Россия почтасы»ның Иннополис Университеты белән киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу азагындап Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Россия почтасы» акционер җәмгыяте арасында хезмәттәшлекне үстерү ниятләре турында килешү имзаладылар. Шулай ук «Россия почтасы» АҖ белән Иннополис Университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге документ кысаларында яклар уртак фәнни-тикшеренү һәм инновацион проектларны эшләү һәм үстерү белән шөгыльләнәчәкләр.