Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырды. Чара А.С. Попов ис. технопаркта узды. Утырышта «Россия почтасы» АҖ генераль директоры Максим Акимов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Иннополис – илнең ИТ-индустрия үзәкләреннән берсе. «Шәһәрнең төп таянычы – Иннополис Университеты. Цифрлы икътисадны үстерү заманча һәм квалификацияле кадрлар әзерләүдән башка мөмкин түгел. Бу юнәлештәге уңышларның берсенең нигезе – «Иннополис» махсус икътисадый зонасы», - диде ТР Президенты.
10 компания «Иннополис» МИЗның булган, аларда барысы 550 эш урыны бар. Яңа резидентларның һәм партнерларның игълан ителгән инвестицияләре күләме махсус зона эшләгән вакыт эчендә 30,8 млрд сум тәшкил итә.
7 компания резидент статусын алганнар. «Атомдата-Иннополис» («Росэнергоатом» концерны), куәте 16 МВт кадәр булган 2000 сервер стойкалар урнаштырып, Белешмәләрне эшкәртү һәм саклау үзәген төзиячәк.
«Спецшеринг» ҖЧҖ махсус техниканы арендалау буенча онлайн-платформа эшләүне планлаштыра, бу төзелеш, нефть-газ сәнәгатендә, логистика һәм авыл хуҗалыгы тармакларында кирәк булачак.
«Татплазма» АҖ проекты кан плазмасы эшкәртү буенча куәте 500 тоннага кадәр булган завод төзүне күз алдында тота һәм Татарстан Республикасын, күрше төбәкләрне дарулар белән тәэмин итүне планлаштыра.
«Энергософт» ҖЧҖ энергетика тармагы һәм башка тармаклар предприятиеләре өчен программа тәэмин ителешен эшләячәк.
«Поуму» компаниясе муниципаль хезмәтләрне цифралаштыруга юнәлгән проект тәкъдим итте.
«Мемориал» ҖЧҖ белгечләре зиратлар белән эшләү буенча комплекслы мәгълүмат системасын эшләргә җыена.
«Бипиум» ҖЧҖ, нейрон челтәрләр базасында биг-дата һәм предиктив модельләр алымын кулланып, индивидуаль корпоратив мәгълүмат системалары булдыру өчен ИТ-платформа эшли.
Утырышта катнашучылар «Иннополис» МИЗның яңа партнерлары проектларын да карадылар. «Почта технологияләре» компаниясе («Россия почтасы» АҖ филиалы) юлламаларны сортларга аеруда эшләүче логистик үзәкләр операторлары эшчәнлеген автоматлаштыру максатларында мобиль хәл ителешләр эшләячәк.
«Точка» АҖ стартап-проектлар буенча комплекслы сервисны үстерергә ниятли. «Точка» банкы продуктының Россиядә аналогы булмаячак.
«Платформа Третье мнение» ҖЧҖ проекты маммограммаларда һәм компьютер томографияләрендәге медицина сүрәткә төшерүләрендә онкология авырулары билгеләре булу-булмауны анализлау өчен сервислар эшләүгә юнәлдерелгән.