Татарстан Республикасы басуларында урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, урып-җыюның беренче өлеше оешкан төстә узды – бу барлык урып-җыю комплексының сыйфатлы әзерлеге һәм урынннарда эшләрне тиешенчә оештыру нәтиҗәсе.
Бүгенгә республикада 838 мең га җыеп алынган (үткән елда 632 мең га). 3 млн 225 мең тонна суктырылган. Уртача уңыш - 38,7 ц/га (үткән елның шушы чорына карата 7,5 ц/га артык).
«Синоптиклар фаразлавы буенча киләсе ун көндә кояшлы һава сакланачак. Кайбер хуҗалыклар шул көннәрдә урып-җыюны тәмамлаячак», - диде министр.
Идел алды зонасында уңыш буенча Тәтеш районы алдынгы - 54,3 ц/га. Аннары Буа районы – 41,9 ц/га.
Көнбатыш Кама аръягында – Нурлат һәм Спас районнары алда – 44,4 һәм 40 ц/га.
Көнчыгыш Кама аръягында һәм бөтен республика буенча – Зәй районы алда – 59,9 ц/га.
Сарман һәм Актаныш районнары шуннан соң килә – 50,6 һәм 46,9 ц/га.
Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында: Азнакай районы алда – 45 ц/га. Бөгелмә районы соңгылардан – 31,6 ц/га.
Кама алды зонасы. Кукмара һәм Мамадыш районнары – 45 һәм 42,2 ц/га.
Башка кыр эшләре дә дәвам итә. Уҗым культуралары чәчелә. 2021 ел уңышы өчен 540 мең га уҗымлылар чәчү каралган (уҗым арышы – 132 мең га, уҗым бодае – 405 мең га, тритикале – 4 мең га).