Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 6250 кеше тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Россия Федерациясе субъектлары арасында эпидемиологик ситуация буенча Татарстан 82 нче урында, Идел буе федераль округы субъектлары арасында – 14 нче урында. Берничә атна инде үсеш темпы түбән дәрәҗәдә саклана – 0,5%.
Ике атна эчендә яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 24 очрагы читтән кертелгән, бишесе – илнең курорт зоналарыннан.
Соңгы 2 атна эчендә 13 хезмәт коллективында 14 авыру очрагы теркәлгән. Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, яңа хезмәт коллективларында авыручылар саны ике мәртәбә кимегән, димәк, без инфекция очрагында дөрес эшләргә өйрәндек.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе коронавирус шартларында профилактика таләпләрен үтәүне тикшерүне дәвам итә. 2 атна эчендә 1270 объект тикшерелгән. 71 объектта таләпләрне бозу ачыкланган.
Азык-төлек булмаган сәүдә объектларында профилактика таләпләрен үтәүне тикшерү дәвам итә. 2 атна эчендә 148 объект тикшерелгән, 13 объектта нормаларны бозу ачыкланган.
Марина Патяшина шулай ук билгеләп үткәнчә, азык-төлек кибетләрендә таләпләрне бозу очраклары теркәлгән.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы мәктәпләрдәге тикшерүләр турында да мәгълүмат бирде. Бүгенгә 211 мәктәп тикшерелгән, бу аларның 12%ы. Мәктәпләрнең 63%тан артыгының яңа мәҗбүри таләпләрне үтәргә әзер булмаулары ачыкланган.
Марина Патяшина җәйге савыктыру лагерьларындагы хәлләр турында да хәбәр итте. «Ике җәйге смена тәмамланды, - диде ул. – Алар әйбәт кенә узды. Бу өлештә дә контрольны көчәйтергә кирәк».