Татарстан Республикасында капиталь ремонт эшләре 3 млрд. 569 млн. 263 мең сум күләмендә үтәлгән. Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш министры хәбәр иткәнчә, гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпкә ремонт каралган. 20 августка эшләр 17 объектта бара, 19 объектта эшләр тәмамланган. Коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт буенча эшләр барлык 3 объектта да бара.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капиталь ремонт 87 объектның 57сендә бара. 30 объектта эшләр тәмамланган.
Гомуми белем мәктәпләренең һәм коррекцион мәктәпләрнең функциональ зоналарына капиталь ремонт буенча эшләр түбәндәгечә. 42 пландагы гомуми белем мәктәбе буенча 11ендә эшләр бара, 31 объектта эшләр тәмамланган. Коррекцион мәктәпләр буенча эшләр 2 пландагы объектта да бара.
Республикада 17 ресурс үзәгенә капремонт ясалачак. 5 объектта эшләр тәмамланган, 12сендә эшләр дәвам итә.
Уку корпусларына һәм тулай тораклар биналарына (3 объект) капремонт дәвам итә.
Җылы туалетларга (286 объект) капиталь ремонт каралган. 20 августка 218 объекттан 72 объектта эшләр бара, 23 объектта эшләр төгәлләнгән, калаганнарында әзерлек эшләре бара. 57 мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан 12 объектта эшләр бара, 5 объектта эшләр төгәлләнгән, калганнарында әзерлек эшләре бара.
Спорт объектларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр барлык 19 объектта да бара, ике объект тәмамланган.
Республикада яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм аларның матди базаларын ныгыту дәвам итә – 3 объектта, 2 объектта эшләр төгәлләнгән.
Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт 4 объектта тәмамланган.
2 объектта эшләр бара.
Татарстанда яшүсмерләр клубларына капремонт (6 объектта эшләр тәмамланган), стационарларга капремонт (4 объектта эшләр тәмамланган), сәламәтлек саклауның башка объектларына капремонт (7 объектта эшләр тәмамланган) дәвам итә.
Министр торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыеп алу дәрәҗәсе турында да хәбәр итте. 2020 елның июлендә җыю дәрәҗәсе 105,3%.
Татарстанда шулай ук «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында 140,3 км суүткәргеч салынган, 19 скважина борауланган, 22 су җыю манарасы куелган.
«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча 46 объектта 87 казан сүтелгән, 35 объектата 65 казан монтажланган.
«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, блоклы-модульле казаннар кую» программасы буенча 1 мең 196 фатирда бу система монтажланган.
«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча Татарстан Республикасы торак пунктларында 11 мең 715 яктырткыч куелган, 240 км СИП уздырылган.