Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт» хәрәкәте татар телен һәм милли традицияләрне саклап калуга гаять зур өлеш кертә

21.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында республика реновация программасы кысаларында яңартылган «Звездный» балаларны савыктыру лагерында булды. Лагерь «Сәләт» яшьләр хәрәкәте базасы булып тора.    

Лагерьны реновацияләү 2019 елда башланып киткән. Шул вакыт эчендә 7 балалар корпусы ремонтланган һәм анда 220 бала урнаша ала, 18 әйдаман һәм 60 хезмәткәр.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, лагерь бөтен республикадан һәм Россия төбәкләреннән килгән сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне үстерү өчен таяныч мәйданчыгы булачак.

Татарстан Президентын лагерь инфраструктурасы белән таныштырдылар һәм  ул «Сәләт» хәрәкәте активы белән очрашты. Директорлар һәм юнәлеш сеналары әйдаманнары Рөстәм Миңнехановка 2020 елның «Сәләт» җәйге кампаниясе йомгаклары турында сөйләделәр.

«Без киләчәгебез, милли традицияләребез һәм гореф-гадәтләребез, туган телебез, мәдәниятебез өчен борчылабыз. Сез бу юнәлештә зур эш алып барасыз, һәм без сезнең белән милли байлыгыбызны саклап кала алачакбыз», - диде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада «Адымнар» күп телле мәгариф комплекслары челтәре үсеш ала, аның да «Сәләт» хәрәкәте белән күп кенә уртак бурычлары бар. Татарстан Президенты күп телле мәктәпләрдә «Сәләт» тәҗрибәсен һәм эшләнмәләрен кулланырга тәкъдим итте.  

«Сезнең эшегез бик кирәкле. Мондый актив, битараф булмаган яшьләр белән без республика үсеше хакына күп нәрсәләргә ирешә алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты «Сәләт – Шәхес» юнәлеш сменасының традицион линейкасында катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.