Рөстәм Миңнеханов: “Экология эшен һөҗүм итүчән рәвештә алып барырга кирәк”

05.06.2008

Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне уңаеннан һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 15 еллыгына багышланган IV экология форумы бара. Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Хөкүмәт башлыгы экологларны Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне һәм Россия Федерациясендә беренче тапкыр үткәрелә торган Экологлар көне белән котлады. “Безнең республикада экология елдан-ел зуррак әһәмияткә ия була бара. Татарстанда Россиядәге эре нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше үзәкләре урнаша. Бездә заманча булган барлык элемтә юллары да кисешә: һава юллары, су юллары, торба юлы үткәргечләре, тимер юллар, автомобиль юллары. Республика икътисады һәм социаль сферасы динамикалы рәвештә үсә. Сәнәгый җитештерү дә үсә. Шулай да бер үк вакытта табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә дә авырлык килә. Әлеге факторлар бигрәк тә шәһәрдәге экологик проблемаларны җитди кискенләштерә, - дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Татарстан Республикасының тотрыклы үсеше, халыкның югары тормыш дәрәҗәсе һәм сәламәтлеге бары тик табигый системаларны һәм әйләнә-тирәнең таләп ителгәнчә сыйфатын саклау шартларында гына тәэмин ителү мөмкинлеге турында ассызыклавын искәртте. “Экология куркынычсызлыгы – бу тормышның состав өлешен тәшкил итә торган сыйфат. Ә Хөкүмәт эше сыйфатының индикаторы исә – халкыбыз тормышының сыйфат дәрәҗәсе”, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.
“Экология хезмәтләренә үз эшләрен тулысынча үзгәртеп корырга һәм аны һөҗүм итүчән рәвештә алып барырга кирәк. Россия Федерациясенең экологик доктринасына туры китереп, экологик куркынычсызлык өчен көрәштә бөтен җәмгыятьне җәлеп итәргә кирәк. Әлеге максатларны үз алдына безнең республикада 2001 елда кабул ителгән Җир Хартиясе дә куя. Моның өчен бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк: чаң кагарга, штраф салырга, судка бирергә. Республиканың Иҗтимагый палатасы аша, иҗтимагый оешмалар, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары аша актив профилактика чараларын җәелдерергә кирәк, - диде Хөкүмәт башлыгы. – Радикаль күчешләргә ирешү өчен, сезгә әйләнә тирәлекне пычрату, хокукый һәм мораль аспектлардан чыгып караганда рөхсәт ителми торган һәм икътисади яктан отышлы булган чаралар эшләргә кирәк. Шул вакытта гына без экологик проблемаларның үткенлеген йомшарта алабыз”.
Рөстәм Миңнеханов гомумроссия күләмендәге һәм халыкара масштаблардагы эре чаралар үткәрелә торган, барлык илләрдән кунаклар килә торган республика һәм башкаланың көннән-көн абруе ныгый баруын билгеләп үтте. 2013 елда Казан Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласы булачак. “Безгә кунакларны лаеклы каршы алу өчен генә түгел, бәлки беренче чиратта, сезнең белән безнең өчен, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен, бердәм йортыбызда тәртип урнаштырырга кирәк. Алар пөхтә йортларда, шәһәрләрдә, авылларда яшәргә, экологик яктан чиста продукция белән тукланырга, чиста һава суларга, чиста елга-күлләрдә су коенырга һәм балык тотарга, бер сүз белән әйткәндә, табигать белән гармониядә яшәргә тиеш”, - дип билгеләде Премьер-министр.
Хөкүмәт башлыгы шуңа ышаныч белдерде: форум табигатьтән рациональ файдалануның төбәк модельләрен формалаштыруга һәм экологик куркынычсызлыкка стандарт булмаган якын килүне булдыруга ярдәм итәр.
Рөстәм Миңнеханов министрлыкның 15 ел эшләп килүе дәверендә бик зур эш алып барылуын билгеләп үтте, министрлык коллективына уңышлар һәм тагы да агрессиврак эш теләде. Хөкүмәт башлыгы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдиновка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән котлау хаты һәм шулай ук министрлык вәкилләренә һәм “Эколидер” конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән җир асты байлыкларыннан файдалану, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина тәбрикләде. Котлаулар белән шулай ук Казан мэрының беренче урынбасары Иршат Минкин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар чыгыш ясады.
Татар-Информ