Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.
Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәрен гадәттәгечә районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашудан башлады. Агымдагы урып-җыю барышы, хуҗалыкларның техника, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеше, республика авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Авыл җирлекләре башлыклары белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов уку елы башлануга мәктәпләрнең әзерлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты. Татарстан Республикасы Президенты район җитәкчелеге алдына сәламәтлек саклау учреждениеләренең планлы кабул итүләргә күчү эшен активлаштыру бурычын куйды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Модуль-Инжиниринг Сервис» ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында булды. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – җайга салучы һәм башка төрле клапаннарны җыю, шулай ук аларга гарантияле ремонт һәм сатып алынганнан соң хезмәт күрсәтү.
Рөстәм Миңнеханов предприятиенең эше белән танышты, чыгарылучы продукция үрнәкләрен карады. Яңа цехның куәте аена 700 клапанны ремонтларга һәм аларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Төп заказчылары арасында «Татнефть», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Нижнекамскнефтехим», «Казаноргсинтез», «Казанкомпрессормаш» («ГМС группа») һәм «Аммоний».
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Нефть монументына юнәлде. Монда ул киләчәк беренче сыйныф укучылары белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов балаларны яңа уку елы башлану белән котлады. «Без һәр баланың мәктәпкә лаеклы дәрәҗәдә әзер булуын телибез. Иң мөһиме – бөтен мәктәпләр дә 1 сентябрьдән эшли башлаячак. Мәгълүм вакыйгалар аркасында укучылар озак вакыт читтән торып укыдылар. Әмма бу уку елын гадәти шәкелдә башлыйбыз. Балаларыбызга яхшы укуларын һәм яхшы билгеләр алуларын телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Лениногорскка эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Горький ис. шәһәр паркын төзекләндерү белән танышты.
«Уңайлы шәһәр тирәлге формалашттыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында республика буенча муниципаль берәмлекләрдә тулаем 58 объект төзекләндерелгән (28 парк, 16 яр буе һәм пляж, 6 урам, 3 сквер, 4 бульвар һәм 1 мәйдан).